Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь , 19:10

Үләм, тешем сызлый

Теш сызлый башлагач, тиз генә табибка күренү мөмкинлеге булмаса , аны ничек басарга?

Үләм, тешем сызлый
Үләм, тешем сызлый

* Авызны бер стакан җылы суга бер чәй калагы сода салып чайкатырга.

* Шулай ук теш сызлавын гап-гади канәфер басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылырга тиеш.

* Авыз эчен эвкалипт, ромашка, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкасаң да файдасы тияр.

* Камфора, пихта, канәфер маена мамык яисә марляны манып, 15 минутка сызлаган тешкә куярга кирәк.

 

Ә сез нинди әмәлләрен беләсез?

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: