Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь , 16:20

Мин яратам сине, Русия!

Бөтен халык бәйрәме алдыннан Үзәк Мәдәният сарае алдында мәйданда мәктәп укучылары, шәһәр кешеләре һәм кунаклары катнашкан флешмоб узды

Мин яратам сине, Русия!
Мин яратам сине, Русия!

Балаларны тематик нокталар җәлеп итте, аларда кроссвордлар чишәргә, асфальтта рәсем төшерергә, аквагрим эшләргә мөмкин булды. Шәһәрнең иҗади коллективлары һәм солистлары зур булмаган концерт программасы күрсәттеләр. Яшь бәләбәйлеләр Арина Мурзаева белән Саид Кәримов өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Алар Русия Федерациясе гражданины паспортын алдылар. Төп документларны БР Бәләбәй районы социаль үсеш идарәлегенең яшьләр бүлеге начальнигы Ләйсән Зарипова тапшырды.  

 – Мин Русиядә яшәвем белән горурланам, илемне, безнең Башкортстанны яратам! Гражданин булу – зур җаваплылык, законнарны, Конституцияне белергә кирәк, – дип шатлыгын уртаклашты Саид Кәримов.

Бәйрәм кульминациясендә РФ Дәүләт флагының өч төстәге тукымасы җәелде, аны балаларның дистәләрчә ябык, әмма ышанычлы һәм яратучы куллары эләктереп алды!

Анна Лапина.

 Автор фотолары.

Мин яратам сине, Русия!
Мин яратам сине, Русия!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: