Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь , 11:00

Русия галимнәре яман шешкә каршы вакцина уйлап тапкан!

Шатлык! Русия галимнәре яман шешкә каршы вакцина уйлап тапкан. Меланома белән аны тычканнарда тәҗрибә үткәреп караганнар. Бер төркем кимерүчеләргә прививка ясаганнар, ә икенче төркемгә - ясамаганнар.

Русия галимнәре яман шешкә каршы вакцина уйлап тапкан!
Русия галимнәре яман шешкә каршы вакцина уйлап тапкан!

Нәтиҗәдә, прививка ясалмаган тычканнар 20 көннән соң үлгән, ә икенче төркемдәгеләр әле дә исән икән. Аларда яман шеш үсүе тукталган.

Вакцинада максатчан антигеннарның концентрациясе югары. Препаратны мускулга яки шешкә кадыйлар, нәтиҗәдә иммун системасы ныгый һәм организм чиргә каршы тора ала. 

Препарат барлык сынау этапларын уңышлы үткәч, галимнәр Русия онкоүзәкләрен тәэмин итү өчен аны күпләп җитештерергә ниятли.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: