Барлык яңалыклар
Новости
12 июнь 2024, 12:00

Хөрмәтле бәләбәйлеләр һәм Бәләбәй районында яшәүчеләр!

Безнең зур илебез Русия көнен билгели! Сезне гомум бердәмлек һәм Туган ил, аның тарихы, мәдәнияте, бөтен чорларда да көчләрен кызганмыйча хезмәт иткән, ил сагында торган, аның үсешен тәэмин иткән яшәүчеләре өчен горурлык бәйрәме белән котлыйм!

Хөрмәтле бәләбәйлеләр һәм Бәләбәй районында яшәүчеләр!
Хөрмәтле бәләбәйлеләр һәм Бәләбәй районында яшәүчеләр!

Бүген Русия гади булмаган тарихи чор кичерә,  дус булмаганнар аның кыйммәтләрен эчтән дә, тыштан да юк итәргә омтылалар. Иң яхшы улларыбыз һәм кызларыбыз бүген махсус операция зонасында Ватанны саклыйлар. Туган илебезнең киләчәктә чәчәкә атуы хакына икътисадны, социаль өлкәне үстерү һәм үткән буыннарның казанышларын саклау өчен безнең барыбызга да тырышырга, күп көч куярга кирәк.

Хөрмәтле якташлар-бәләбәйлеләр!  Сез һәрчак хезмәт сөюегез һәм батырлыкларыгыз, иң катлаулы социаль-икътисади бурычларны үти, кыю проектларны тормышка ашыра белүегез белән аерылып  тордыгыз.

Өйләрегездә тынычлык һәм иминлек булсын, йөрәкләрне Туган ил, шәһәр һәм район өчен горурлык тойгысы җылытсын.

Сәламәтлек һәм бәхет, уңышлар һәм шатлыклар!

Азат Мөхәмәтҗанов,

 Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты.

Фото ачык чыганаклардан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: