Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь , 15:00

. Йөрәк каләме белән

“Без үзебез Җиңү җимешләре” әсәрен укыганнан соң туган уйлар

. Йөрәк каләме белән
. Йөрәк каләме белән

Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 79 еллыгы уңае белән вакытлы басмаларда, шул исәптән яраткан гәзитебез “Кызыл таң”да да, укучылар игътибарына байтак материаллар, фоосурәтләр һ.б. тәкъдим ителде. Сугыш – коточкыч, сугыш – һич уңалмас фаҗига, сугыш сүзе генә дә куркыныч. Бүген, җирдә янә канкоеш барган чакта, мондый материалларның бирелүе, изге Хәтерне яңарту, Ватан өчен гомерләрен дә кызганмаган 27 миллион (!) корбанны искә алу бик тә көнүзәк. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм, соңгы вакытта “Мәдәни җомга” газетасы да сугыш темасына материалларны күпләп бирде, мөхәррир Вахит Имамовның тырышлыгы белән татар яугирләре, генераллары, лаек булып та герой исемен алмый калган татар уллары, аларның язмышлары турында моңарчы нәшер ителмәгән архив материалларын  тетрәнеп уку, фотоларны карау, тыныч тормышның нинди зур югалтулар белән яулап алынуын тагын да тирәнрәк аңлау мөмкин булды. “Халкыбыз сугышның нинди коточкыч булуын белсен, изге хәтер төссезләнмәсен өчен  архивларда булган шундый материалларны тәрҗемә итеп бирәбез”, – диде Вахит Шаих улы “Ком сәгате” тапшыруында да.

Укып та, өлкәннәрдән ишетеп тә беләбез (ә бүгенге яшь балаларның сөйләп калдырырдай олы картәти-картәниләре дә җир куенында инде), Җиңү яулангач та тормышның ал да гөлгә әйләнмәгән. Җиңү шатлыгы өйдән-өйгә йөрсә дә, тыныч тормыш белән яшәргә хыялланган халыкка әйтеп аңлаталмаслык көч өстәсә дә, югалтулар ачысы, җитмәүчелек, авыр хезмәт, ятим балаларның әтиле балаларга кызыгып үсүләре, тол хатыннарның ирләрен көтүе, иртә таңнан кара төнгә кадәр басуда, фермада һ.б. колхоз эше ... Болар һәм башка бик күп кыенлыклар, михнәтләр  сугыштан соң өшәнләгән ат шикелле калган авылның, авыл кешеләренең  яшәү рәвеше менә шундый  булган бит. Шулай булса да, яше-карты уен сүз, җыр-моң, җыр сүзләре белән әйтсәк, бер алманы бишкә бүлеп яшәве белән үз күңелен үзе күргән, хезмәттә, төрле өлкәләрдә казанышларга ирешкән, затлы шәхесләр үсеп чыккан... Тырышлык, намус, ярдәмчеллек, оят, ихтыяр көче, ихласлык  янәшәсендә намуссызлык, гаделсезлек, көнчелек, астыртынлык  кебек кире күренешләр дә яши биргән, беркая да китмәгән. Әй бу сугыш!..

 Якташым, язучы һәм шагыйрь Камил Фазлый үзенең “Без үзебез Җиңү җимешләре” дип исемләгән өр-яңа документаль повестенда менә шулар хакында язган да инде.  Әлеге әсәр “Кызыл таң” гәзитенең биш санында (30, 32, 34, 35 һәм 37 саннар), авыл кешеләренә, мәктәпкә һәм Фазлетдиновларның үз гаиләләренә кагылышлы фотолар белән матур итеп бирелде һәм, миңа калса, күп укучыларны җәлеп иткәндер.

Бу әсәр һич тә язучының үз тормыш юлын чагылдыруга гына кайтып калмый. Ул күпкә киңрәк, тирәнрәк, колачлырак. Камил Фазлый  үзе туган чактан алып бүгенге көнгә кадәр Тузлыкуш авылы тормышын, аның кешеләрен, әлбәттә, тирән тамырлы, укуга хирыс , зирәк акыллы Фазлетдиновлар нәселен, үзенең ничек шигырь яза башлавын, заманында  искиткеч абруйлы булган, бүген инде сагынып сөйләргә генә калган мәктәп тормышын – күңеленә гомерлеккә сеңдергән  якты да, сагышлы да  хәтер-хатирләрен  һ.б.  искиткеч итеп тасвирлаган. Уйдырма түгел, жанр күрсәтеп торганча, чын хакыйкатьнең шундый яңа, якты әсәр булып дөнья күрүе шатлыклы һәм кадерле.  Үз нәсел-нәсәбе, картәтисе, әтисе, уллары һәм оныклары белән горурлану тойгысы, ихласлык, якты хәтер, хөрмәт һәм ихтирам –  бер сүз белән әйткәндә, быел 75 яшьлек юбилеен билгеләгән каләм иясенең туган җирен, туган авылын, яшәүне, үз нәсел агачын тирән яратуы бөркелеп торган бу әсәр –  язучының авылына, якыннарына, укучыларга  зур әдәби бүләге. Сугыш чорына кагылышлы фактик  материалларның бирелүе дә, Тузлыкуш авылының горурлыгы булган шәхесләрне яктыртуы да бик урынлы. Әйткәндәй, ул Тузлыкуш авылы тарихын яктырткан, лаеклы авылдашлары турында бәян иткән “Күңел тарта  туган җирләргә” китабы авторы да.

Шагыйрьнең әлеге  әсәрен “Балаларым- гомер агышым” дигән шигыре белән тәмамлавы Гаилә елының да, кешенең  бу җирдә яшәвенең асылын да бик уңышлы чагылдыра: “Миңа калса, яшәү бәхетемнең

                                     Бар булмышын таптым балада...”

Чын язучы, яраткан язучы булу өчен сәләт,  туган телеңне белү, аның искиткеч гүзәл байлыгыннан файдалану, язасы әсәреңнең эчтәлеген күз алдыңа китерү генә җитми. Яхшы әсәр язар өчен әнә шул өстә телгә алынган олы Ярату хисе, аны чагылдыра алырдай йөрәк каләме кирәк. Гомер буе әдәбиятка хезмәт иткән, үзен юмор һәм сатира остасы итеп таныткан (хәер, аның лирик шигырьләре дә әллә күпме) Камил Фазлыйда бу кыйммәтләрнең һәммәсе дә бар һәм алар иҗади хезмәттә.  

Кызганычка каршы, милләттәшләребезнең барсы да бүген ябырылып гәзит укый димәс идем, басмаларның  һаман саен кими барган тиражлары шул хакта сөйли һәм бу хәл һич шатландырмый. Ә әсәргә килгәндә, килер бер көн, Камил Фазлыйның бу әсәре  чираттагы китабы булып укучыларга һичшиксез барып ирешер.

Рәхмәт, Камил! Рәхмәт, йөрәк каләме! Рәхмәт сиңа, мәңгелек Ярату!

Зәйфә Салихова

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: