Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь , 10:40

МАТБУГАТ КӨНЕ БЕЛӘН!

Башкортстанда Матбугат бәйрәме инде 21 ел билгеләнә. 1998 елда Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның указы белән бу көн “Матбугат көне” дип игълан ителә, чөнки  1917 елның 14 июнендә “Башкорт иттифаки бюросы” гәзитенең тәүге саны дөнья күргән.

МАТБУГАТ КӨНЕ БЕЛӘН!
МАТБУГАТ КӨНЕ БЕЛӘН!

Совет чорында озак еллар дәвамында Матбугат көне булып 5 май исәпләнде. Бу РКП(б) Үзәк Комитетының үзәк хәбәр чарасы булган “Правда” гәзитенең 1912 елның 5 маенда чыга башлавы белән бәйле.

Бүген Башкортстанда алты телдә нәшер ителүче 80нән артык дәүләт басмасы 400 мең данә белән халыкка җиткерелә. Республика Хөкүмәтенең 2014 елның 15 декабрендәге указы нигезендә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы оештырган “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортына башкалада, шәһәр-районнарда урнашкан 74 филиал керә. Гәзит-журналлар алты: башкорт, урыс, татар, чуваш, мари, удмурт телләрендә нәшер ителә.

Бәләбәй  шәһәре һәм районы халкы өчен төрле исемнәрдә 1917 елдан бирле “Бәләбәй хәбәрләре”-“Белебеевские известия” газетасы чыгып килә аларның сайтлары эшли. Алар аша район һәм шәһәр тормышы, аның лаеклы кешеләре белән дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз да танышып бара. Газетабызының тиражы азайса да, ул яши һәм яшәячәк!

Зур иҗади, күңел хезмәте салып эшләгән ветераннарыбызны  һәм бүгенге журналистларыбызны, барлык республика журналистларын  бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, көнүзәк темаларны, тормышыбызны, чынбарлыкны үткен каләм белән яктырткан мәкаләләр һ.б. белән укучыларны шатландыруларын телим.

Зәйфә Салихова.

Фото редакция архивыннан.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: