Новости
15 Июня 2024, 06:00

Төнлә юлда сак йөрмәү авариягә китерә

Бәләбәй-Николаевка-Туймазы -Бакалы автоюлының 37 нче чакрымында җиңел автомобиль әйләнгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Төнлә юлда сак йөрмәү авариягә китерәТөнлә юлда сак йөрмәү авариягә китерә
Төнлә юлда сак йөрмәү авариягә китерә

ВАЗ-2102 руле артында Бәләбәй районыннан 19 яшьлек егет булган. Ул юлда йөрү кагыйдәсен бозган, нәтиҗәдә кюветка төшкән, һәм автомобиль капланган. Әйткәндәй,машина водительнеке түгел, ә Туймазыда яшәүче хатын-кызныкы.

Яшь кеше имгәнүләр алган. Автомобильдә аның белән ике пассажир – аның яшьтәшләре барганнар. Икесе дә  җитди имгәнүләр алганнар. Өч каза күрүче дә  Туймазы Үзәк район дәваханәсенә китерелгән.

Хокук саклаучылар авария булган урында трасса участогын хәвефсезлек таләпләренә туры килү-килмәүгә  тикшерделәр, бу урынның  авариялелек ноктасы  булмавын ачыкладылар.

Регина Фәизова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас