Бу изге бәйрәм күптәннән безнең күпмилләтле халкыбызның рухи мирасының аерылгысыз өлешенә, үзара ихтирам һәм хөрмәт традицияләренең якты бер чагылышына әйләнде. Корбан бәйрәменең әхлакый асылы бик тирән, ул кешеләрне берләштерүгә, ярату, мәрхәмәтлек һәм изгелек кебек мәңгелек кыйммәтләрне саклауга хезмәт итә.
Катлаулы чорларда күпконфессиональ русия халкы иңен-иңгә куеп Туган илне сакларга баскан. Бүген дә махсус хәрби операция узган зонада бөтен традицион диннәр вәкилләре янә бер сафталар.
Бәләбәй районы хаклы рәвештә төрле дин тотучыларның бергә тыныч яшәүләренең лаеклы үрнәге булып тора. Бәләбәйлеләр бер зур, нык һәм дус гаилә булып район тормышында актив катнашалар, гражданлык килешүенә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Туган ил чикләрен саклау бурычын үтәүче безнең яугиләргә әһәмиятле ярдәм күрсәтәләр.
Безнең халыкларның бер-берләрен ихтирам итеп, аңлап яшәүләре социаль мөһим проектларны тормышка ашыруда иҗади эш өчен нигез булып калып, торган саен ныгый бара .
Бу якты бәйрәм һәр өйгә, һәр гаиләгә тынычлык, шатлык һәм иминлек алып килсен. Сезгә, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык яхшы башлангычларда һәм эшләрдә уңышлар телим!
Бәйрәм белән!
Азат Сәхәбиев,
БР Бәләбәй райны хакимияте башлыгы.