Новости
16 Июня 2024, 04:00

“Сезгә иминлек һәм Аллаһның рәхмәтләре булса иде!”

 –  мөселманнар гасырлар буе  планетабызның төрле тарафларында һәм  мең дә дүрт йөз елдан артык илебез территориясендә бер-берләрен шулай сәламлиләр. Шулай итеп без тынычлыкка һәм изгелеккә, иминлеккә һәм Бөек Иҗатчыга хезмәт итүгә өндибез.

title
“Сезгә иминлек һәм Аллаһның рәхмәтләре булса иде!”“Сезгә иминлек һәм Аллаһның рәхмәтләре булса иде!”
“Сезгә иминлек һәм Аллаһның рәхмәтләре булса иде!”

Мәхәллә советы исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән сезне һәм районның (мөхтәсибәтнең)  барлык дин кардәшләрне, гаиләләрегезне  хиҗри буенча 1445 елгы изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! 

Бу бәйрәм Ибраһим пәйгамбәр  тормышындагы вакыйгалар белән дә, изге Мәккәдә хаҗ кылуга да бәйле. Нәкъ менә монда, Кәгъбәтуллага һәм зәмзәм суына якын җирдә, Аллаһ ихтыярына буйсынучы Ибраһим ( рух тынычлыгы аңа)  улы Исмәгыйлне корбанлыкка китерергә әзер була. Аның әзер булуын күреп, Иләһ улын сарыкка алыштыра.

Иртәннән үк башланган бәйрәм йолаларын һәр мөселман үтәргә бурычлы. Дин тотучылар матур киемнәрен киеп, мәчеттә бергә гает намазы укыйлар, Коръән, вәгазь тыңлыйлар, хөтбәдә корбан китерү йоласының әһәмияте сөйләнә. Аннары корбан  чалу йоласы башкарыла башлый. Корбан ите өч өлешкә бүленә: беренчесе мохтаҗларга (ярлыларга, ятимнәргә, толларга, авыруларга); икенчесе – туганнарны, дусларны, күршеләрне сыйларга, өченче өлеше гаиләгә калдырыла.

Яшь буын – һәр халыкның киләчәге. Үз киләчәген сакларга теләгән һәр милләт беренче чиратта яшь буынны әзерләү һәм тәрбияләү өчен тырышлык салырга, мөмкинлекләр тудырырга, дини үзаң булдырырга, үз тарихын һәм йолаларын сакларга тиеш. Яшьләрен тәрбияләү турында борчылмаган халыклар юкка чыгуга дучар ителгән.

Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да тынычлык, ныклы дини ышаныч, иминлек телим. Кыямәт көнендә безне, әти-әниләребезне, барлык дин тотоучыларны гафу итсен өчен Аллаһы Тәгаләгә ялварам. Барыгызга да балаларны тәрбияләүдә уңышлар, изге ниятләр телим. Тынычлык, бәхет, Аллаһыбызның ризалыгы сезгә!

Илдар Галиев,

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете имам-хатыйбы.

.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас