Ир-атлар ярдәмгә ташланган һәм 14 яшьлек малайны судан чыгарганнар, ул инде аңсыз хәлдә булган. Ашыгыч ярдәм килгәнче, кешеләр аңа беренче ярдәм күрсәтәләр. Үсмерне реанимациягә авыр хәлдә алып киләләр.
МЧС зыян күрүченең «кыргый» пляжда су коенганын, бу урында тиешле аншлаглар торганын билгеләп үтә.
Җомга-якшәмбе көннәрендә генә Башкортстанның төрле сулыкларында сигез кеше — җиде ир-ат һәм бер хатын-кыз батып үлгән. Күпләре исерек хәлдә булган.
Тагын бер кат искәртәбез: спиртлы эчемлекләр кулланып суга кермәгез! Тиеш булмаган урыннарда су коенмагыз! Балаларны үзләрен генә су коенырга җибәрмәгез, алардан күз яздырмагыз! Исегездә тотыгыз: бала тавыш-тынсыз гына бата. Аның су төбенә киткәнен күрми дә каласың...
Фото: башинформ