Новости
19 Июня 2024, 08:00

55 сарык һәм бер сыерны яшен аткан

Ике көн элек Әбҗәлил районында давыл купкан. Урындагы халык социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, көчле җил төзелеп яткан берничә йортның, шулай ук мәктәпләрнең кыегын алып ташлаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
55 сарык һәм бер сыерны яшен аткан55 сарык һәм бер сыерны яшен аткан
55 сарык һәм бер сыерны яшен аткан

“Сизәм авылында яуган боз-борчак бакчаларга гына түгел, сайдинг белән тышланган өйләргә дә зыян китергән”, – дип хәбәр шушы хәлнең шаһиты һәи вакыйга урыныннан фотосурәтләр белән уртаклаша.

 Туеш авылында исә 55 сарыкны һәм бер сыерны яшен аткан. Көтүче исән калган.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас