Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь , 15:00

Аллаһка изге гамәлләр ирешер

Мәкаләгә баш сүз итеп алынган бу сүзләрне Аллаһы Тәгалә “Хаҗ” сүрәсендә әйтә. Ә корбан чалу – Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган төп, изге гамәлләрнең берсе.

Аллаһка изге гамәлләр ирешер
Аллаһка изге гамәлләр ирешер

Мөселманнарның иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме көнне, ә ул 16 июньдә Гает намазыннан башланып өч көн дәвам итте, Бәләбәй  шәһәре һәм районы мөселманнары, нигездә,  мәчетләрдә, корбаннар чалып, итен мохтаҗларга таратып,  бәйрәм табыннары оештырып,  корбан ашлары пешереп, килгән һәркемне сыйлап, күркәм гамәлләр кылдылар.

 Корбан чалу, югарыда әйтелгәнчә,  беренчедән, Аллаһыга һәм Аның ризалыгына якынайта. Раббыбыз ул корбанга мохтаҗ түгел, тик Ул моның белән безнең Үзенә якынлыкның  дәрәҗәсен тикшерә. Шулай ук корбан Исмәгыйль (г.с.) кыйссасын искә төшерә, аның коткарылыуы хакында фикерләвебезне яңарта. Мөселманнарның корбан чалуы – аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыра, кешенең гөнаһлары ярлыкана.

Асылыбызга кайту юлыннан атлаучы  күпләр моның шулай икәненә  инанды һәм ел саен бер Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалырга тырыша. Быел Бәләбәйдә корбан чалу бер –  тарихи мәчеттә оештырылды. Әлбәттә, теләгәннәр өйләрендә дә чалды. Тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиев, әйтүенчә,  бу көнне  бик күп, йөзгә якын, корбан чалынган. Биредә  иртәннән үк бәйрәм рухы хөкем сөрде: иртәнге 7дән гает намазына бик күп кеше җыелды,  көндезге якта ишегалдында да, эчтә дә бәйрәм өстәлләре әзерләнде. Гөлшат, Әлфия, Тәслимә дин кардәшләребез  йорт  тукмачы белән корбан итеннән ашлар әзерләделәр. Иртәннән алып көне буе мәчеткә килүчеләр өзелмәде.

Корбан чалу үзе үк осталык, тиешле догалар укып, белеп тотынуны таләп итә. Мәсәлән, Бәләбәй матбугат йорты хезмәткәре изге күңелле Риф Насыйров  байтак еллар инде үз теләге белән шушы эшне җиренә җиткереп башкарып,  саваплар ала. Аның янәшәсендәге ир-атлар да бик тырышып бу җиңел булмаган, әмма игелекле эшне башкардылар.

 –  Бүген ничәнче сарыкны чалып эшкәрттең инде? –  дигән соравыма,  тирләп-пешкән Риф, эшеннән тукталмыйча: “Санын белмим, күп”, – дип җавап бирде.

Алсу белән Римзил Шәриповлар  берничә ел инде корбан чалалар.

 – Без корбан чалдырырга һәрчак тарихи мәчеткә киләбез. Мәчет советына рәхмәт, монда барсын да алдан хәстәрлиләр, сарыклар китерелеп куела,  оешканлык шулкадәр яхшы, корбан чалу урынында тәртип, һәр җирдә пөхтәлек, чисталык, – диләр алар.

 – Ил-көннәребез имин булсын, әле,  яугирләребез  махсус хәрби операциядә булганда, бу олуг бәйрәмнең әһәмияте тагын да арта – җирдә кеше каны түгелмәсен, сугышлар бетеп, Тынычлык урнашсын иде,  –  дип, бик күп кардәшләребезнең теләкләрен, фикерләрен җиткерде Алсу Зәйнулла кызы.

 Корбан бәйрәме сезнең өчен нәрсә ул? Шушы  сорауны кемгә генә бирсәм дә, бу изге, олуг бәйрәм, бу көнне мин мәчеткә килмичә кала алмыйм. Борыннан, ата-бабаларыбыздан килгән  ул безне берләштерә, бер-беребезгә якынайта. Аллага шөкер, хәзер нинди матур, нурлы мәчетләребез дин гыйлеме алырга мөмкинлекләребез, мөгаллимнәребез, имамнарыбыз бар, дип җавап бирә апалар һәм абыйлар.

Мәчет капкасыннан керүгә үк күңелне рәхәтлек, тынычлык тойгысы били: бар җирдә чәчкәләр елмая, кочаклашу-күрешүләр, ачык йөз һәм кунакчыллык –  һәркемне өстәлгә чәйгә, корбан ашы ашарга чакыралар. Иң мөһиме, картәниләр һәм картәтиләр оныкларын алып киләләр.

Килгән һәркем ил-көннәребезгә, гаиләләргә тынычлык, татулык, якыннарына сәламәтлек, бәхет теләп, догалар укытырга, сәдакалар салырга ашыга. Иман-тәүфикъ, бәрәкәтле мул тормыш, дөнья иминлеге, тик шатлыклы, якты көннәр генә насыйп булсын барыбызга да!

***

17 ноябрдә Тарихи мәчеттә балалар өчен дә Корбан бәйрәме оештырылды. Корбан итеннән, пылау,  мәдрәсә ихатасында уеннар, призлар... Әти-әниләр күңелле, ихлас бәйрәм өчен мәчет советына рәхмәтләрен җиткерә.

***

Район авылларында да мөселман кардәшләр мәчетләрдә, өйләрдә ислам динендәге төп бәйрәмне зурлап уздырдылар. Корбан бәйрәме беренче мәртәбә әле төзелеп бетмәгән Аксаков мәчетендә дә узды.

Зәйфә Салихова.

Автор фотолары

Аллаһка изге гамәлләр ирешер
Аллаһка изге гамәлләр ирешер
Аллаһка изге гамәлләр ирешер
Аллаһка изге гамәлләр ирешер
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: