Новости
19 Июня 2024, 06:00

Җиңү юбилеена әзерләнәбез

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнү һәм аны билгеләү турында указга кул куйды. Документ рәсми хокукый мәгълүмат  интернет-порталында басылган

Добавить в предпочтительные источники Google
Җиңү юбилеена әзерләнәбезҖиңү юбилеена әзерләнәбез
Җиңү юбилеена әзерләнәбез

Указдан күренүенчә, Башкортстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек буенча республика оештыру комитеты булдырыла һәм аның составы раслана. Оештыру комитеты Бөек Ватан сугышының хәлиткеч алышларына һәм башка мөһим вакыйгаларына арналган тантаналы чараларны да исәпкә алып, чаралар планын әзерләргә һәм расларга тиеш.

Шушы документның үтәлешенә контроль Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә йөкләтелде. Указ үз көченә керде.

Моннан алдарак Русия Президенты 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына арналган чараларга әзерләнү һәм аны үткәрү турында указга кул куйган иде.

Фото:Ксения Калинина

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас