Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь , 15:00

БЕР ОЧРАШУ – ҮЗЕ БЕР ГОМЕР

  Җәйнең матур көнендә, 13 июньдә, татар халкының булдыклы һәм игелекле улы, меценат Фәнир Галимов башлангычы белән ул ук булдырган  “Бабай утары” этнографик музей комплексында (Туймазы районы Төмәнәк авылы)  искиткеч чара узды – Туймазы шәһәре һәм районы, шулай ук Бәләбәйдән, Стәрлетамактан, Шаран районыннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, татар теле укытучылары, урындагы каләм тибрәтүчеләр, Туймазының “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзалары  Казаннан һәм Яр Чаллыдан зур төркем язучылар белән очрашты.  

БЕР ОЧРАШУ – ҮЗЕ БЕР ГОМЕР
БЕР ОЧРАШУ – ҮЗЕ БЕР ГОМЕР

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә  Илсөяр Иксанова очрашуда катнашучыларны ерак араларны якын китеп килгән  һәр язучы белән исемләп таныштырды. Ә чараны ипле итеп,  урынлы җор сүзе белән Яр Чаллы шәһәренең күренекле шәхесе, төрле жанрларда да бердәй оста иҗат итүче, күп китаплар авторы, быел 70 яшен билгеләүче Факил Сафин алып барды.

Туган тел һәм без, Башкортстан белән Татарстан язучыларының дустанә бәйләнеше- әдәби багланышлар, әдәби көчләрне барлау, китаплар чыгару, проблемалар  һ.б. турында фәһемле, ихлас, бик тә кирәкле  сөйләшү  барды гади дә, гали дә чарада.

Күренекле әдипләр, халык язучылары, Г. Тукай премиясе лауреатларының, гомумән, язучылар һәм шагыйрьләрнең гамьле, төпле сүзләрен, фикерләрен ишетү, үзләре укуында шигырьләрен тыңлау, шушы кадәр зур составта үзләрен бергә күрү күңелдә әйтеп бетергесез  тәэсоратлар, хис-тойгылар бәйләме  калдырган гыйре бер олы вакыйга булды.

 Бүген яшәеш катлаулы чор кичергәндә,  махсус хәрби операция хәлләре көн-төн бәгырьне сулкылдатып торганда; телләр, милләтләр  бер-берсен йотып барганда, кайсылары инде җантәслим кылганда; әхлакый кыйммәтләрнең  югала баруы сыкратканда, мондый очрашулар битараф булмаган һәркемгә су кебек кирәк.  Югыйсә туган телебезгә җан өрергә, аны күтәреп алырга, иҗат каләмен чарларга, үзеңнән дә бу фани дөньяга гамь өстәргә кирәкле рухи көчне, гаярьне каян аласы?! Гүзәл, моңлы әдәби сүз, чая фикер, заман тудырган шагыйрь сүзе яңгыраган һәм йөрәккә барып җиткән менә шушындый очрашудан да, әлбәттә.

Татарстанның халык язучылары Вахит Имамов, Марсель Галиев,  Газинур Морат, Факил Сафин, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов), шагыйрьләр Фирүзә Җамалетдинова, Әлфия Ситдыйкова, Фәнил Гыйләҗев, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова (Мөхәммәт Мәһдиевның кызы), рәссам Вәкил Шәйхетдиновларның чыгышлары һәм ялкынланып шигырьләрен укулары, яттан сөйләүләре күңелне җылытты, баетты, тетрәтте, уйдырып уйларга салды. Безнең әдәби дөньябызда нинди зур көчләр булуы янә  шатландырды, янә горурлык тойгысы тудырды.

Язучылар Татарстанда әдәби дөнья тормышы, яшь  иҗатчылар өчен төрле әдәби конкурслар уздырылуы белән тәфсилләп таныштырдылар. Яшьләрнең әдәбиятка килүе, яшь каләм тибрәтүчеләрне табу, әдәби процессны сүрелтмәү чын мәгънәсендә иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүген яшь буынга, телефонда утырырга яраткан үсмерләргә  әдәбиятның кирәклеген таныту гаять кыен, әмма, Газинур Морат әйтмешли, зарланудан файда юк, эш эшләргә кирәк.

Күренекле язучы, “Мәдәни җомга” гәзите мөхәррире Вахит Имамов Башкортстан җирендә, атап әйткәндә, әдәбиятка күренекле язучыларны биргән Яңавыл төбәгендә, (һәм анда гына түгел. – З.С.) аларга карата ихтирам-хөрмәтнең тиешле кимәлдә булмавына сыкрануын белдерде.

 Халык язучысы Марсель Галиевның чыгышы йөрәктән китми. “Мин туган тел, аның моңы, гүзәллеге турында күп яздым. Мине борчу басты. Соңгы 15 елдагы үзгәрешләр тетрәтә. Элекке дин тәрбиясе алган һәм аны оныкларына биргән әбиләр дә юк. Ә бит без бөек халык булдык. Татар бетсә, башка милләтләр дә бетәчәк, әле татар аркасында башка милләтләр бетми тора. Туган телгә хыянәт иткәннәр авырый башлый, туган телгә кайтырга кирәк, ул терелтә”, – диде ул.

Шагыйрь Газинур Морат, әдәбиятка дәүләти караш зур әһәмияткә ия, дигән сүзен  раслап, байтак конкурслар уздырылып торуы, аларда Башкортстаннан да иҗатчыларның җиңүләр яулавын бәян итте.

Мәртәбәле кунаклар, катнашуга килгәннәр очрашуны оештырган милләтпәрвәр Фәнир Галимовка чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Туймазы шәһәренең шәрәфле гражданины Адунис Мөсәгыйт улы чараны йомгаклап,  бүген бик фәһемле, эчтәлекле сөйләшү булды, диде, рәхмәт йөзеннән Фәнир Галимовның бихисап изге эшләренең кайберләрен санап үтте, Русиядә беренче булып сугыш аналарына һәйкәл ачуын телгә алды.

Фәнир Галимов очрашуда катнашучыларның барсына да үзе рәхмәт белдерде, киләсе елда да мондый чараны дәвам итәсе булыр, диде.

***

Очрашу истәлеге итеп Фотоларга төшүләр, китаплар бүләк итешү, бер-берең белән якыннан танышу-аралашу, якты йөзләр, тәмле сүз, тәмле төшке ашлы, кыстыбыйлы –  кунакчыл “Бабай утары”... Болар барсы да онытылмас очрашуның кабатланмас бизәкләре. Бер гомергә тиң очрашуны кайта-кайта сагынып сөйләрбез әле. Газеталарда, журналларда әсәрләр аша очрашып торулар, яраткан язучыларыбызның яңадан-яңа китапларын кулга алулар насыйп булсын. Ил-көннәребезгә тынычлык, һәммәбезгә сәламәтлек!

P.S.Бәләбәй делегациясе очрашуда катнашу чарасын күргән Татар конгрессы башкарма комитетының урындагы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Корбан улы Гәрәевка чиксез рәхмәтләрен җиткерә.

 

Зәйфә Салихова.

 

БЕР ОЧРАШУ – ҮЗЕ БЕР ГОМЕР
БЕР ОЧРАШУ – ҮЗЕ БЕР ГОМЕР
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: