Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь , 17:00

Су хаталарны гафу итми

Су коену мизгеле ачылды. Ял итүчеләр сулыкларга якын урыннарда ял итәргә ярата  

Су хаталарны гафу итми
Су хаталарны гафу итми

Федераль янгынга каршы хезмәтнең 43 нче санлы янгын-коткару часте 12 нче отрядының эчке хезмәт капитаны, каравыл начальнигы Сергей Шоцкий хәбәр итүенчә, соңгы ике елда Бәләбәй районы биләмәсендә суга батучылар булмады. Шулай да суда үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә җиңел карамаска кирәк.

Коткаручылар тәкъдим итә:

– сулыкларның тикшерелмәгән урыннарында суга чуммагыз, чөнки су астында хәвефле әйберләр булырга мөмкин;

– оештырылган һәм җиһазландырылган урыннарда гына су керегез, тирәнлеге

1м 20 смдан артмаган суда гына, махсус бүленгән урыннарда йөзәргә өйрәнегез;

– су объектларында үсмерләргә карата сизгер булыгыз (су керүчеләрне кочаклап суга чуму шикелле шаяруларга юл куймагыз һ.б.);

– йөзә белмәгән балаларны суда караучысыз калдырмагыз;

– эчкән килеш су коенмагыз;

– ярдан еракка йөзеп китмәгез – кире юлга көчегез җитәрлек булсын;

– суда озак торып организмыгызны суытмагыз, калтырау, көзән җыеруы бар;

– су асты битлеге һәм тын алу трубкасы белән йөзгән вакытта сак булыгыз;

– йөзү өчен автомобиль камералары, кабартма матраслар һәм башка йөзәргә тәгаенләнмәгән әйберләр кулланмагыз.

Иртән я кич, кояш җылыта, әмма  инде эссе сугу куркынычы беткәч су коену яхшы. Суның температурасы 18-19 градустан түбән булмаска тиеш, ә һава температурасы - +20дән +25 градуска кадәр.

Регина Фәизова әзерләде.

 

Елена Петрова фотосы.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: