+1 °С
Болытлы
Аларны Илдар хәзрәт ачык йөз белән каршы алды һәм Гаилә елы уңаеннан әңгәмә үткәрде. Ул тарихи мәчетнең барлыкка килү тарихын, гаилә кыйммәтләре һәм гаилә турында сөйләде.
Кызлар һәм малайлар имам-хатыйбны игътибар белән тыңладылар, мәчетнең тышкы һәм эчке матурлыгына сокаландылар. Балаларның да догалар, сүрәләрне белүе, укуы шатландырды.
Экскурсиядән кайтканда балалар алган тәэсоратлары белән уртаклаштылар.
Финзирә Шакирова.
Фотолар татар гимназиясеннән.