Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь , 14:00

Бәләбәй. Кайда? Кайчан? Нәрсә?

Завод эчендә завод “Бәләбәй “Почет билегесе” орденлы сөт комбинаты” җәмгыятендә йомшак сырлар җитештерү буенча яңа цех төзелә.

Бәләбәй. Кайда? Кайчан? Нәрсә?
Бәләбәй. Кайда? Кайчан? Нәрсә?

Йомшак сырлар җитештерү цехы – завод эчендә завод ул. Бүгенгә төзелеш-монтаж  эшләре  тәмамланып килә. Биналарны эчтән тәртипкә китерү эше бара. Инженерлык коммуникацияләре, торбаүткәргечләр, электр чыбыклары сузу эше актив алып барыла. Берүк вакытта технологик корылмалар монтажлана.

Бәләбәй районы хактимияте төзелешкә бәйле мәсьәләрне хәл итүдә ныклы ярдәм күрсәтә.

2024 ел ахырында яңа производствоны эшләтә башларга ниятләнә.

Ак халатлы кешеләрне хөрмәтләделәр

Бәләбәй шәһәренең Үзәк Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналар булып узды.

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, БР Дәүләт Җыелышы- Корылтай депутаты, Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсе баш врачы Азат Мөхәмәтҗанов, Бәләбәй үзәк район дәваханасы баш врачы Рөстәм Ишмурзин, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Ольга Крутова сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен, медицина ветераннарын  җылы котладылар һәм  халыкның  саулыгын саклау һәм ныгыту буенча фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Залның алкышлаулары астында сәхнәгә яшь белгечләр – медицина университеты һәм медицина колледжы чыгарылышлары чыктылар, алар район сәламәтлек  саклау хезмәткәрләренең зур һәм тату гаиләсен тулыландырачаклар.

Күңел җылысын бирәләр

Максим Горький исемендәге токымчылык заводының үзәк усадьбасы авылындагы Гражданнарны стационар хезмәтләндерү бүлекчәсендә әлеге вакытта 25 кеше яши. Аларны 10 хезмәткәр тәрбияли.

 – Без аларга үз әбиләребез һәм бабайларыбыз кебек карыйбыз. Алар безне бик якын күрәләр. Шуңа күрә без зур бер гаилә кебек яшибез, – дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе Оксана Андреева.

Манарасын төзиләр

Аксаков авылында мәчет төзү дәвам итә. Ирекле ярдәмчеләр көче белән булачак гайбадәтханәнең манарасына нигез салына.

Алда мәшәкатьләр җитәрлек. Биналарның эчке бизәлеше, инженерлык коммуникацияләрен эшләргә кирәк, башка төр эшләр дә күп әле.

Мәчет салуга Бәләбәй шәһәрендә, Аксаков һәм Надеждино, шулай ук районның башка авылларында яшәүчеләр үз өлешен кертәләр. Русия Диния нәзаратының Бәләбәй шәһәре тарихи мәчете мөхтәсибәте һәртөрле ярдәм күрсәтә.

“Теплоэнерго”, “Бәләбәй электр челтәре” җәмгыятьләре, сөтчелек комбинаты техника бирә.

Укучы җәе

Шәһәр читендәге “Юлдаш” лагере (Родники авылы) янә 154 бала өчен ишекләрен ачты. Ел саен бирегә Бәләбәй районыннан һәм күрше районнардан балалар ял итәргә киләләр. Мәһабәт наратлар арасында яшәве үзе могҗиза:  малайлар һәм кызлар, телефоннарын читкә куеп аралашалар, күп яңа нәрсәләр беләләр, бергә эш итәргә, отряд өчен җан атарга өйрәнәләр.

***

Бәләбәй районының белем бирү учерждениеләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли.

***

Приют поселогының  230 мәктәп укучысы өчен  көндезге дүрт лагерь ишекләрен киң ачты.

Якты хатирәләр кочагында

 Бәләбәй педагогия училищесын 1974 елда тәмамлаучылар  – акыл, тормыш тәҗрибәсе туплаган, педагог һөнәрендә чыныккан, казанышларга ирешкән, шат күңелле ханымнар 50 елдан соң  төркем җитәкчеләре –  физик тәрбия өлкәсендә шәһәрдә яхшы билгеле Владимир Петрович Провалов белән очраштылар.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: