– Бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләренең барлык күләменең 89 проценты үтәлгән. Күпфатирлы йортның түбәсе ябылган, электр уты кертелгән, интернет, телефон, кабельле телевидение үткәрелгән. “Б” литеры фатирларында стеналар тигезләнә. Су белән тэәмин итү һәм сү бүлү коммуникацияләре бинаның фасадына кадәр китерелгән. Лифт корылмасы сатып алынган һәм бизәкләү эшләре төгәлләнгәч, ул монтажланачак. Йорт яны биләмәсе төзекләндерелә башлады, – дип сөйләде төзелеш идарәсе баш инженеры Владимир Шкварчук.
Яңа бинаның беренче катында сәүдә объектлары урнашачак. Сәүдә биналарының булачак хуҗалары алар өчен заказчыга түләү керттеләр дә инде.
Төзүчеләр Бәләбәйдә беренче ун катлы катлы йортны 2024 елның октябрендә файдалануга тапшырмакчылар.
Быелгы ел ахырында 90 милекче озак көтелгән, индивидуаль җылытыла торган үз квадррат метрларын алачак.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотосы.