“БХ” хәбәрчеләре җиләк плантациясеннән тәүге уңышны җыя башлау мәленә өлгерер өчен иртәнге алтыда юлга кузгалдылар.
Эре, сусыл җиләкләрне күргәч, шунда ук тәмләп карыйсы килде. Әйткәндәй, фермер продукцияне химикатларсыз үстерә, Знаменка җиләге экологик чиста!
Күз ачып йомарга да өлгермәдек, җиләк җыючылар Знаменка мәктәбе укучылары Александр Вольвич, Екатерина Крупская, Радмилла Шафикова, Яна Архипова бидрәләрен тутырдылар да. Балалар ел саен җиләк җыюда катнашалар һәм зур гына әйберләр сатып алырга акча эшлиләр. Екатерина, мәсәлән, быел бу акчага классташлары белән Санкт-Петербургка барырга тели. Җиләк күп чакта хуҗалыкка эшкә студентлар да урнаша. Пенсионерлардан да ярдәмчеләр бар.
Хуҗалыкта җиләкне иртәнге чык вакытында ук җыярга тотыналар. 9-10 сәгатьтә Владислав Анатольевич продукцияне сатар өчен Бәләбәйгә китә, анда бакчычылар һәм яшелчәчеләр өчен Кызыл урамда махсус җиһазланган сәүдә павильоны бар.
Агроном белеменә ия фермерның 4,5 гектар яшелчә биләмәсендә шулай ук бәрәңге, кишер, сарымсак үсә. Былтыр авыл эшмәкәре лизингка яңа техника сатып алган, бу аңа кайбер эш процессын механикалаштыру мөмкинлеге биргән. Әмма җиләк плантанциясендә кул белән эшләргә кирәк.
– Җир җиләге бер урында өч елга кадәр әйбәт уңыш бирә, шуңа күрә аны даими күчереп торабыз. Бу участокта беренче утыртылганнары. Яхшылап тәрбияләгәндә һәм даими су сипкәндә генә югары уңыш алырга мөмкин, җиләк бизнесы күп көч, вакыт таләп итә, – дип сөйләде Владислав Анатольевич.
Фермер плантациясе янында зур булмаган буа бар. Анда пар аккошлар йөзә. Яз саен аларның җиләк исе килеп торган әлеге матур табигать почмагына кайтуын көтеп алалар
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.