Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь , 10:00

Шигырь һәм җыр безне очраштырды

Шигырь һәм ихлас сүз... Җыр һәм моң... Әгәр алтын-көмешләрдән мең тапкыр кадерлерәк шушы кыйммәтләр булмаса, адәм баласының  күңеле никадәр ярлы, нурсыз, караңгы булыр иде. Хәер, аның сызлана һәм сыкрана, шатлана һәм канатлана торган җаны булыр иде микән?.. Безне шигъри, моңлы күңелле итеп яралтканы өчен Бөек Иҗатчыбыз Аллаһы Тәгалә алдында башымны иеп язам бу юлларны.

Шигырь һәм җыр безне очраштырды
Шигырь һәм җыр безне очраштырды

19 июньдә хозур табигатьле, кунакчыл Ярмәкәй җирендә булып узган Шигърият һәм җыр бәйрәме турында сүземне шулай башлавым юкка түгел. Өч ут күрше – Ярмәкәй, Туймазы, Бәләбәй районнарыннан әлеге шигърият һәм җыр, ихласлык һәм дуслык бәйрәмендә катнашучылар моның  шулай икәненә янә һәм янә инандырды.

 “Бердәм Русия” партиясенең “Атайсал – Кече туган ил” проекты буенча гаҗәеп матур итеп төзекләндерелгән Алтынтау чишмәсе янында башланып киткән чара  оештыручыларның үзләрен дә, килгән кунакларны да шунда ук якты, кабатланмас шигъри дулкынга көйләп куйды. “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбленең кунакларны җырлап каршы алулары, кочаклашу-күрешүләр, сабый баланың күз яшедәй саф сулы чишмә суыннан авыз итү, күмәк фотога төшүләр, биш җирдән биш төрле көй көйләп аккан чишмәчекләрнең бергә кушылып ургылуын тыңлау... Яшәү матур, яшәү шундый матур, дигән шигырь-җыр юллары килде күңелгә.

Чараның нәкъ монда башланып китүенең сере исә Ярмәкәй җирендә туып-үскән, кечкенәдән ятимлек сынауларын кичереп, көчле каләмле язучы, шагыйрә, драматург булып җитешеп, әдәбиятка гомере буе хезмәт иткән Башкортстанның танылган шәхесе Мөкәрәмә  Садыйковага бәйле. Бу көннәрдә аңа 94 яшь тулды, үзе кайта алмаса да, ул яраткан Алтынтау, Ярмәкәй җире бу көнне аның исемен  һәм гадел, шигъри каләме белән тудырылган иҗаты турында җылы сүзләрне ишетеп, рәхәтлек чигеп ятты сыман.

Аннары кичә Ярмәкәйнең тарихи музее алдында дәвам итте. Бу кичне ике яклап тезелеп баскан наратлар да, кичәгә килүчеләр дә гадәти тормыштан  аерылып, Шигърият дигән гүзәл диңгезгә чумдылар. Кичәне алып баручы Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, урындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Тәнзилә Ханнанова беренче сүзне бәләбәйлеләргә бирде. Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рәсүл Корбан улы Гәрәев рәхмәтләрен һәм соклануын белдереп, Ярмәкәйнең бер төркем сәхнә остларына күптән түгел Бәләбәйдә узган “Татар юлы киләчәкка бара”  чарасында катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары җитәкчесе, нәфис сүз остасы Галия ханым Әхмәтшинаның әлеге юллар авторының “Татар моңы яши” шигырен яттан укуы чарада катнашкан гармунчы егетләргә, аларның яшел гармуннарына, ансамбль җитәкчесе Рәис Ханнановка, гомумән, безне татар итеп яшәтүче моңга, гармунга, шигырьгә мәдхия булып яңгырады.

Якын булса да, еш кайтсаң да, туган җиргә кайту шатлык инде ул, Атамкүл кызы Гөлфиябезнең (Зиннәтуллина)  дулкынланып шигырен укуы шуның матур мисалы булды.

Шушы кадәр җылы, ихлас очрашуда булып та, үз шигырьләремне укымый калсам, бәйрәм дә кичермәс, мин үзем дә үземне гафу итмәс идем.

 Мин яшәүдән әле китми торам,

Аңа минем белән җылырак...

дип, ике шигыремне мин дә укып ишеттердем әле.

Рәхмәт яугырылары, Ярмәкәй мәдәният йортының “Ак калфак” ансамбле кызлары “Ак калфагым” җырын, ә “Сөмбел” кызлары “Агыла каурый болытлар” җырын башкарып шатландырдылар. Икесенең дә көен яраткан композиторыбыз Рәис Ханнанов иҗат итте.

Аннары сүз Туймазы кунакларына күчте. Туймазыда да искиткеч талантлы, шигъри сүзнең җегәрен белгән  милләттәшләребез яши.  “Алтын башак” әдәби берләшмәсе җитәкчесе ягымлы Наҗия ханым Гәрәеваның;  тумышы белән Ярмәкәй районы кызы, байтак еллар себер тарафларында татарларны иҗаты белән рухландырган  сөйкемле Нурфия ханым Маннанованың образларга бай, якты шигырьләре, ягымлы тавыш белән үзләре иҗат иткән җырларын башкарулары; Туймазы татар иҗтимагый-мәдәни үзәге җитәкчесе  бик күп чаралар оештырып, янып-көеп эшләүче  Лилия ханым Миниханованың  җанга якын чыгышы, тәмле шигыре күңелләрне әллә күпме хис-тойгыларга баетты.

Татар дөньясында азмы-күпме кайнаган һәркемгә кыю каләмле журналист, шагыйрә, җырчы (соңгысы үзем өчен дә ачыш булды) Флюра Низамованың исеме яхшы таныш. Озак еллар Казанда эшләгәннән соң туган җиренә кайтып, Иске Шах авылында яшәүче Флюра ханымның чарада гаять көчле шигырьләрен укып ишеттерүе, кырым татарлары җырын җырлавы рухи көч бирде, милләтемдә нинди талантлар бар дигән  горурлык тойгысын тагын да  көчәйтте.

Композитор Рәис Ханнановның (тәхәллүсе Бату Гыйниятов)  “Уфтанма” китабын тәкъдим итү бәйрәмнең иң онытылмас, күңелле бизәге булды, дисәм, һич ялгышмам. Китап ул –  могҗиза,  яңа китап ул –   тагын бер дөнья, сердәш. Соңгы 25 елда иҗат ителгән җырлары тупланган бу китапны чыгаруда Рәис Ханнановка  туганнары, якыннары акчалата ярдәм күрсәткән. Чарада ул аны үзе һәм хәләле Тәнзилә җитәкләгән төркемнәргә,  кулга-кул тотынып бергә эшләгән сәхнәдәшләренә, кунакларга бүләк итте.

Рәисе Ханнанов һәрчак авылдан чыккан тапкыр сүзле, такмаклар, ә дигәнче шигырь юллары чыгаручы самородокларга карата игътибарлы. Чыгышында да ул аларны искә алды. Алар инде аздыр, әмма әле дә бардыр, табасы иде, үзенчәлекле иҗат җимешләрен теркисе иде дә ул. Әнә Суккул авылыннан килгән “Сердәшләр” төркеменнән Халисә Кашапова әнисенең шигырь дәфтәрен саклый һәм аның шигырьләрен дә укып күрсәтте. Уйлап карасаң, һәр күңелдә шигырь уты бар, алар сүнмәсен, көчлерәк янсын өчен күрә, күтәрә, җылы сүз әйтә белергә генә кирәк.  Әйткәндәй, “Сердәшләр” матур җыр бүләк итте.

Рухландырган, иҗат дәртенә Алтынтау чишмәсе сихәтен дә өстәгән  бу күңел, иҗат бәйрәмен оештырган Тәнзилә белән Рәис Ханнновлар үзләре һәрвакыттагыча чараның йөзек кашлары булдылар. Әлеге гади дә, гали дә затларның, талант ияләренең янып-яшьнәп яшәүләре, әледән-әле төрле чаралар үткәреп, Ярмәкәйнең мәдәният дөньясы учагын дөрләтеп торулары иң зур бүләккә – халкыбызның яратуына лаек.

– Безнең фикердәшләребез, таянычларыбыз бар, аллага шөкер, шундыйларның берсе, спонсорыбыз  Раил Рәсим улы Латыйповның бүген безнең белән булуына бик шатбыз, – ди Тәнзилә ханым.

Бәйрәм ахырында Башкортстан татарлары конгрессының Ярмәкәй бүлеге җитәкчесе Айгөл Фатих кызы Мөхәмәтшинаның  китап авторы –Ярмәкәйнең, юк, татар дөньясының бер моң чишмәсе булган Рәис Ханнановка затлы баш киеме бүләк итүе алкышларга күмелде.

Алтынтау чишмәсе чылтыравы, очрашу шатлыгы, шигырь уты нурлары, борынгы ата-бабаларыбыздан тапшырыла килгән моң белән сугарылган җырлар  күңел офыкларын тагын да киңәйтте. Рәхмәт сиңа, Алтынтау чишмәсе, Туган тел, Шигырь һәм Җыр! Рәхмәт сиңа, халкым! Иң зур рәхмәтем сиңа, Бөек Иҗатчы!

Зәйфә Салихова.    

 

Шигырь һәм җыр безне очраштырды
Шигырь һәм җыр безне очраштырды
Шигырь һәм җыр безне очраштырды
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: