Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2024, 15:00

Медиклар турында яратып...

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы саулык саклау хезмәткәрләре эшчәнлеген яктыртуга “Медицина һәм профсоюз” республика конкурсына йомгак ясады. “Иң яхшы публикацияләр сериясе өчен” номинациясендә “Белебеевские известия” газетасы җиңүче дипломына лаек булды.

Медиклар турында яратып...
Медиклар турында яратып...

Конкурс Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау минирстрлыгы һәм БР матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чыганаклары буенча агентлык яклавында уздырылды. Аның идеясе ел башында төбәк саулык саклау хезмәткәрләре профсоюзы вәкилләренең “03” күчмә бригадалар белән  очрашуында туа.

“Социологик сораштыру үткәргәндә бар җирдә диярлек медиклар хезмәтенә карата ихтирамлы мөнәсәбәткә ихтыяҗ яңгырды.  Докторга рәхмәт әйтү, кайдадыр үз эмоцияләреңне белдермәү, ярдәм итү – финанс чыгымнар таләп итмәүче, гади нәрсәләр. Почет, хөрмәт, рәхмәтле булу – акча  белән үлчәнми торган кыйммәтләр, алар безнең медикларга һөнәри үсәргә, тырышып эшләргә көч бирә”, – дип билгеләделәр медхезмәткәрләр профсоюзы рескомында.

– Массакүләм мәгълүмат чараларында һөнәри бәйрәмнәргә карата медиклар турында публикацияләр чыгуы, бу һөнәрнең чагу ияләре, яхшы табиблар, саулык саклау ветераннары турында бәян итү, медицина белән профсоюзның бәйләнешен ассызыклау мөһим булды, – дип билгеләде тармак профсоюзы рәисе Рауль Халфин.

 “БХ” белешмәсе

 Конкурска 38 заявка килгән, 27 басмада урнаштырылган  105 публикация бәяләнгән. Конкурста катнашкан басмаларның гомуми тиражы 75 000  данәдән артык, социаль челтәрләрдә 500 000 дән артык караулар.

Светлана Шириня.

Елена Петрова фотосы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: