Ун яшьлек Әминәнен һәм энекәше Уралның картәнисе баянчы, һәвәскәр композитор, музыка һәм башкорт теле укытучысы Зөлфирә Хәбиб кызы Әүбакированы Өсән-Ивановка авылында беренче кеше дияргәбула! Аның улы искиткеч җырчы. Ул Уфа дәүләт сәнгать институтында симфоник оркестр һәм академик хор дирижеры буларак югары белем алган. Айнурның хәләле Анжела сылукай да думбырачы.
Яшь гаилә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең башкорт үзәгендә иҗат белән шөгыльләнә: Анжела “Ләйсән” башкорт җыры ансамблендә җырлый һәм иҗади коллективларга җитәкчелек итә. Айнур концерт программаларында һәм башкорт үзәге проектларында катнаша. Балалары да калышмыйлар!
Әминә “Солтанат” балалар ансамбле һәм “Самрау” балалар этно-төркеме составында җырлый (ике коллектив белән дә әнисе җитәкчелек итә). Әмма аның иң яратканы– думбыра. Бу уен коралын Әминә өч ел элек, әнисе сәнгать мәктәбенә алып баргач, үзе сайлаган. Әнисе кебек, Әминә дә әлеге катлаулы коралда уйнарга өйрәнеп, зур уңышларга ирешә.
Укытучысы Ольга Трифонова белән бергә Әминә Әүбакирова программалар әзерләгән һәм муниципаль, республика музыка конкурсларында җиңүләр яулый.
Җиде яшьлек Урал шулай ук быел көз ике мәктәпкә барачак: гомум белем бирү һәм Бәләбәй сәнгать мәктәбенә. Ул күпчелек малайлар сыман, тынлы коралларны сайлар, мөгаен.
Музыкадан башка балалар рәсем төшерергә яраталар, кичке сәгатьләрне шушы шөгыльгә арныйлар. Ә әтиләре кулына баян, Әминә думбыра алганда, өйдә концерт башлана!.
Яшь аермасы өч ел булса да, балалар апрельдә бер үк көндә диярлек туганнар. Аларны зодиак билгеләре буенча Кучкар яклый, димәк, энергия, тәвәккәллек һәм тирә-юньгә карата зур кызыксыну талантларның күләгәдә калуына юл куймаячак!
Рәмзилә Камеристова.