Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2024, 17:00

Башкортстанның югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

 Башкортстанның югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды.

Башкортстанның югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды
Башкортстанның югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Университетларга документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Укырга алыну турында боерыклар 3-9 августта басылып чыга.

Башкортстанның Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел вузларда 14,8 мең бюджет урыны ачылган. Бу республикадагы унберенче сыйныфны тәмамлаучылар санына тиң диярлек.

Документлар тапшыруга килгәндә, еллдан-ел төрле мәгълүмат ресурслары ярдәмендә бу процедура гадиләшерелә. Абитуриентлар докуменларын “Вузга онлайн укырга керү” суперсерваисы белән “Дәүләт хезмәтләре” аша тапшырырга мөмкин. Бу аеруча икенче шәһрдәге университетка керергә җыенган яшьләргә уңайлы. Моннан тыш, быел күпфункцияле үзәк аша документлар бирү мөмкинлеге бар.

Гаризаны шәхсән килеп, почта һәм югары уку йортларпы сайтлары аша да тапшырырга мөмкин. Гариза бюджет, шул исәптән максатлы һәм түләүле, көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку бүлекләренә, бакалавриат һәм белгечлек программаларына кабул ителә.

Хәтерегезгә төшерәбез, күп кенә уку йортларында БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 10 балл алу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, ГТО нормаларын тапшырган һәм югары уку йорты уздырган олимпиадаларда катнашкан өчен. Шуңа күрә портфолионы мәктәптә укыган вакытта ук туплый башларга, чөнки моның өчен укырга кергәндә баллар бирелә.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: