Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2024, 11:00

Үзебезнекеләргә ярдәм

БР  дәүләт унитар предприятиесе “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының вакытлы матбугат тарату бүлеге начальнигы Айнар Байбулатов  “Башкортостан” полкы һөҗүм взводының  “Монгол” позывнойлы командирына дронга каршы глушилка тапшырды. Сугышчы алгы сызыктан дәваланырга кайткан.

Үзебезнекеләргә ярдәм
Үзебезнекеләргә ярдәм

Корылманы сатып алуга акчаның бер өлеше республикада яшәүчеләр тарафыннан җыелган, төп өлешен Айнар Рязан улы үзе керткән.

 – Безгә өйдә ярдәм итүләренә, безгә ышануларына мин бик шат. Бу безнең өчен мөһим. Бу алгы сызыкта ярдәм итә, көч һәм ышаныч бирә. Журналистларга зур рәхмәт! – дигән штурмлаучы.

Башкортстан журналистлары сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм күрсәтәләр. Даими СВО зонасына баралар, материаллар язалар, хәрбиләрне рухландыралар. Фронтка махсус корылма, эпикировка  сатып алырга акча җыялар, маскировка челтәрләре  һәм окоп шәмнәре әзерлиләр.

 

Фото ГУП РБ ИД «РБ»

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: