Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2024, 14:00

ГТО- яшәү нормасы!

Нефтекама шәһәрендә Башкортстан Республикасы гомум белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында җәйге ГТО фестивале булып узды. Анда бөтен республикадан 40 тан артык команда катнашты. Бәләбәй районы җыелмасында: Алина Гомәрова, Дарья Лапшова, Виктория Голиус, Снежана Дрождева, Андрей Карпов, Кирилл Гришанин, Артемий Егоров һәм Артем Некрасов.

ГТО- яшәү нормасы!
ГТО- яшәү нормасы!

Фестиваль өч көн барды. Беренче көнне укучылар йөзүдә (50 м) һәм 60 метрга йөгерүдә ярыштылар. Икенче көнне электрон коралдан аттылар һәм гомум физик әзерлектә сәләтләрен күрсәттеләр.

Озын аралыкка йөгерү фестивальне тәмамлау этабы булды.

Көрәш киренке барды, беркем дә җиңүне бирергә теләмәде, әмма Бәләбәй укучылары шәп нәтиҗә күрсәтеп, ярышларның көмеш призерлары булдылар.

Фестиваль “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты чикләрендә узды (“Демография" милли проекты).

Регина Фәизова.

Фото укучылар архивыннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: