Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2024, 11:00

Илнең "Иң яхшы педагогик династия"се билгеләнәчәк

Конкурс быел икенче тапкыр Бөтенрусия масштабында узачак.

Илнең "Иң яхшы педагогик династия"се билгеләнәчәк
Илнең "Иң яхшы педагогик династия"се билгеләнәчәк

   Быел 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Уфада “Иң яхшы педагогик династия” Бөтенрусия конкурсы узачак. Быел ул 12нче тапкыр үтә, ә  Бөтенрусия масштабында икенче тапкыр узачак һәм Русиядә игълан ителгән "Гаилә елы"на багышланачак.

Бәйгене оештыручылар –  М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Конкурсның максаты — педагогик династия вәкилләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм мәгариф үсешенә керткән өлешләре өчен җәмәгатьчелек тарафыннан хөрмәт белдерү, педагог һөнәренең абруен ныгытуга ярдәм итү, гаилә һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру.

“Иң яхшы педагогик династия” конкурсы Акмулла университетында 2012 елдан  үткәрелә, бу вакыт эчендә анда 20 төбәктән 1000гә якын династия катнашкан. Узган елда читтән торып оештырылган этабында катнашу өчен илнең 78 төбәгеннән 600дән артык педагоглар гаиләсе гариза биргән.

Бәйге өч номинация буенча үткәрелә: "Киләчәк нигезе" (гомум педагогик стажы 50 елдан 150 елга кадәр булган династияләр өчен), “Һөнәргә омтылыш" (151-300 елга кадәр стаж) һәм "Гасырдан-гасырга" (300 елдан артык стажы булган династияләр өчен).

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: