Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенә 74 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать итә. Май уртасыннан аңа үзләрен инвестиция компаниясе белгечләре итеп таныткан билгесез кешеләрдән шалтыратулар килә башлый. Салаватлыга кыска вакыт эчендә югары табыш алырга тәкъдим ителә. Бу тәкъдим аны җәлеп итә. Бер ай дәвамында керемнең артуын күргән ир аферистларга 1 миллион сумнан артык шәхси тупланмасын күчергән. "Эшләп тапкан " акчаны үз исәбенә күчерергә тырышкач, бернәрсә дә килеп чыкмаган. Тиз табыш өчен кушымта ялган булып чыккан.
Шулай ук Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлегенә 62 яшьлек Райман авылы кешесе алдану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Агымдагы айның 11нче көненнән корбанга өстәмә акча алу тәкъдиме белән шалтыратулар килә. 10 көн дәвамында пенсионер керемнәр үсешенең артуын күзәткән. Билгеле булганча, ул үзенең «инвестиция юлын» кечкенә суммалардан башлый һәм әкренләп арттыра. Шулай итеп, зыян күрүче ялган брокерларга 700 мең сумнан артык акчасын күчерә, шуларның 290 меңе – кредит, 430 меңнән артыгы – бурычка алынган һәм 7 меңгә якын акча аның шәхси тупланмалары була. Әлбәттә, аңа бернинди акча да күчерелми, бу барысы да мошенниклар тарафыннан уйлап чыгарылган алдау булган. Хәзер корбан банк һәм танышлары алдында зур бурычлы булып калган.
Игътибар! Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: акча мәсьәләсендә бик сак булыгыз. Акчаларыгызны таныш булмаган кешеләргә ышанып тапшырмагыз! Инвестицияләр турында карарлар кабул иткәнче белгечләр белән киңәшләшегез. Онытмагыз, тиз табыш һәм югары керем проценты - мошенниклык билгеләре!
фото: башинформ