Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2024, 10:00

Республикада койма яңгырлар көтелә

Башгидрометүзәк хәбәр итүенчә, атна азагында Башкортстан биләмәсенә Казахстанның төньяк-көнбатыш районнарыннан циклон килә. Күпчелек районнарда, төньяк-көнбатыш районнардан тыш, һава торышы бозыла. Янә көчле яңгырлар явуы көтелә.

Республикада койма яңгырлар көтелә
Республикада койма яңгырлар көтелә

 “28-29 июньдә урыны белән койма явым, озайлы көчле яңгыр, күк күкрәгәндә җилнең секундына 17-22  метрга кадәр көчәюе фаразлана. Республиканың бәләкәй дала һәм тау елгаларында су  кимәленең кинәт күтәрелүе көтелә. Урыны белән уйсу җирләргне су басуы ихтимал. 30 июньгә  явым-төшем кими. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин”, – дип хәбәр итте синоптиклар.

Июль башында республикада һава температурасы нормага ярашлы һәм аннан югарырак булыр дип фаразлана.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: