Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2024, 15:00

Башкортстанда «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесенә «Нур» театрына еллык абонемент тапшырдылар

24 июнь көнне Уфада Башкортстанның «Татар кызы» республикакүләм гүзәллек һәм сәләтлелек бәйгесе узды. Барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыккан сәләтле кыз Алсу Дәүләтшина булды дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы

Башкортстанда «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесенә «Нур» театрына еллык абонемент тапшырдылар
Башкортстанда «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесенә «Нур» театрына еллык абонемент тапшырдылар

Бәйгенең җиңүчесенә исә бүләккә Уфа «Нур» татар дәүләт театрына бер еллык абонемент тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Чара яшь буын вәкилләренә рухи мирас тапшыруга һәм заманча хатын-кызның социаль статусын ныгытуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул милли биюләр, җырлар һәм шигырьләр, шулай ук милли аш-су әзерләү буенча бәйге белән үрелеп барды.

Кандидатлар яшьләр оешмалары тарафыннан тәкъдим ителеп, «Татарча фатирник», «Zaman» татар-башкорт яшьләре клубы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәме белән узды, диелә хәбәрдә.

Фото: https://tatar-congress.org

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: