+4 °С
Болытлы
Янгын турында сигнал кичке сәгать биштә алынган. Беренче булып килгән ирекле янгын сүндерүчеләр баланы аңсыз хәлдә өйдән алып чыга. Табиблар аның үлемен раслый.
Утны сүндерүдә җиде белгеч һәм өч берәмлек техника катнаша.
Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе оператив төркеме, шул исәптән сынау янгын лабораториясе эксперты һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчеләре җибәрелгән.
Янгынның сәбәбе ачыклана. Билгеле булганча, гаилә күп балалы, тагын ике бала күршеләрдә булган.
Фото: "МЧС по РБ"