Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2024, 11:00

Башкортстанда көннәр янә эсселәнә

Русия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, июльдә республикада уртача айлык һава температурасының нормага ярашлы булуы көтелә (+19,2 градус). Айлык явым-төшем дә нормага якын (50-70 миллиметр) булыр дип күзаллана.

Башкортстанда көннәр янә эсселәнә
Башкортстанда көннәр янә эсселәнә

Сишәмбе, 2 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, күк күкрәве фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төндә +12,+17, көндез исә +23,+28 градус.

Чәршәмбе, 3 июльдә, явым -төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, көндез көчле. Һава температурасы төндә +11, +16, көндез +26, +31 градус.

Фото:Ксения Калинина 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: