Бүген югары белем турында үз документын алган күпләр шактый тормыш тәҗрибәсенә ия өлкән кешеләр. Шулай булса да, бүген аларның да дулкынлануы һәм лекцияләр, практика, зачетлар һәм имтиханнар артта калып, алда яңа офыклар, яңа юллар көтсә дә, шатлык катыш моңсулануы сизелде.
– Без бергә катлаулы юл үттек, ә хәзер безнең һәрберебезне үз юлыбыз көтә. Шул юлдан лаеклы баруыгызны телим, ә туган университет ишеге сезнең өчен һәрчак ачык, – диде филиал директоры Лолита Инаходова. Ул студентларны югарны белем алулары белән котлады, алдагы тормышларында уңышлар теләде.
Һәм менә ул, кульминация – көтелгән “катыргаларны” тапшыру. 84 кеше югары белем турында дипломга ия булдылар – шәһәрдә “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше”, “Җылылык-газ белән тәмин итү һәм вентиляция”, “Икътисад һәм ягулык-энергетитка комплексы предприятиеләрендә идарә итү” һәм “ Су белән тәэмин итү” өлкәләрендә квалификацияле эшчеләр кырка артты.
Әйткәндәй, диплом алучылардан биш кеше югары уку йортын отличиега тәмамлаган. Университетның Бәләбәйдәге филиалы җиңел булмаган эшнең чын һөнәрмәннәрен әзерләгән.
Диплом тапшыру тантанасында чыгарылышлар укытучылардан котлаулар һәм изге теләкләр алдылар, алар остазларын һәм туган универстетны онытмауларын теләделәр.
Тантана сәбәпчеләре, ата-аналар, укытучылар бу көнне берүк вакытта дулкынлану, шатлык һәм моңсулык кичерделәр. Югары һөнәри белем турында диплом – чираттагы тормыш баскычын үтүгә бүләк сыман. Әлбәттә, бу шатлык, чөнки алда яңа уңышлар, һөнәри тормышка яңа юл көтә.
Регина Фәизова.
Фото Бәләбәйдә СамДТУ филиалыннан.