1 июльдән Родники һәм Покровка авылларында “Юлдаш” лагере икенче “Мөмкинлекләр галәме” сменасын уздыру өчен янә ишекләрен ачты.
Иртәдән үк лагерь ихатасында музыка, балаларның күңелле көлү тавышлары яңгырады һәм кызыклы лагерь тормышы башланды. Тәрбия эше планына ярашлы, беренче көнне балалар сменаны ачуга әзерләнделәр. Вожатыйлар белән экипажларның исемнәрен, девизларны уйладылар, отряд почмакларын җиһазладылар.
“Мөмкинлекләр галәме” күңел ачу-уен программасы барсының да күңеленә хуш килде.
Балаларны бик күп кызыклы, спорт-савыктыру чаралары көтә.
Икенче сменага старт бирелде! Якын вакытка балаларның бурычы – спорт белән шөгыльләнү, дөньяны танып белү, яңа ачышлар ясау, иҗат итү, хыяллану, ярату! Алда аларны мавыктыргыч, онытылмас смена кеөтә”, – дип сөйләде Мәгариф идарәсенең тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү бүлеге баш белгече Наталья Николаева.
Регина Фәизова әзерләде.