Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2024, 13:00

Аллага шөкер, корбаннар юк

Башкортстанның Көергәзе районы Бахмут  авылына табигать казасы зыян китергән.

Аллага шөкер, корбаннар юк
Аллага шөкер, корбаннар юк

 «Башкортстан Бахмутында ахырзаман», – дип яза newsbash.ru сайты Көергәзе  районында булган давыллы яңгыр нәтиҗәләре турында. Бахмут - шушы районда урнашкан авыл.

МЧС мәгълүматларына караганда, шушы көннәрдә Мәләвез һәм Көергәзе  районнарында авылларны су баскан, утны өзгәннәр. Дистәгә якын авылда 574 йорт утсыз калган. Аеруча Нордовка, Тихоновка, Даниловка, Дмитриевка, Варварино, Петропавловка, Ермолаево һәм Бахмут авылларына зыян килгән, диелә.

Шулай ук Сибай, Ишембайда да су баскан. Рудникка бара торган юл су астында калган һәм Озерное авылына юл өзелгән, ул авылда йөзгә якын йортка су кергән.

Аллага шөкер, корбаннар юк.

Фото: "МЧС России"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: