БДИ дәүләт имтиханнары формасында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә алмаштырыла торган закон проектын Дәүләт думасында октябрьдә беренче укуда карау планлаштырыла", — дигән парламентарий "РИА Новости"га.
Июньдә ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП фракцияләреннән депутатлар түбән палатага традицион дәүләт имтиханнары файдасына БДИны гамәлдән чыгару турында закон проектын кертәләр.
Кабул ителгән очракта, закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә ала. Әлеге документ көченә кергәнче алынган БДИ нәтиҗәләре тапшырылганнан соң дүрт ел гамәлдә булачак һәм югары уку йортлары тарафыннан бакалавриат һәм белгечлек программаларына кабул итү вакытында керү сынаулары буларак кабул ителергә мөмкин.
Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, БДИ аркасында үсмерләр арасында суицидлар саны елдан-ел арта бара, моннан тыш, БДИ үткәрү дәүләттән шактый чыгымнар таләп итә.
Инициатива авторлары, экспертларга сылтама ясап, ата-аналар БДИ аркасында репетиторларга акча сарыф итәргә мәҗбүр, ә коррупция компоненты кабул итү комиссияләре өлкәсеннән олимпиадалар өлкәсенә күчкән, дип раслый.
Элегрәк проектның автордашы Яна Лантратова (СРЗП) "РИА Новости"га БДИ форматы укучыларның иҗади потенциалын ачуга мөмкинлек бирми, ә укучының укытучы белән шәхси элемтәсе булмау сәбәпле, абитуриентның шәхси үзенчәлекләрен бетерү бара дип әйткән иде. Депутат фикеренчә, хәзер мәктәптә уку бер бурычка буйсына — БДИ тапшыру, ул уку программасын үзләштерүгә түгел, ә имтихан биремнәрен хәл итүгә басым ясауга әверелде.