Ә башкача ничек? Беренчедән, анда йөзен дә, иҗатын да һәрчак елмаю балкытып торган яраткан язучыбызның сатирик повестьлары, шаян хикәяләре, мәзәкләре, юмористик шигырьләре тупланган. Икенчедән, агач күрке яфрак дигәндәй, китап тышының зәвыклы бизәлеше дә (әби белән бабай парлап, чөкердәшеп кенә ничек күңелле итеп самавыр чәе эчеп утыралар), исеме дә – “Чөкердәшеп яшибез” – күңелгә хуш килеп, “көлеп” тора, басманы тизрәк кулга аласы, тәмле ис аңкып торган битләрен актарасы, ә аннары тәмләп укыйсы килә.
Китапка кереш сүздә әйтелгәнчә, автор бу җыентыгында тупланган төрле елларда язылган әсәрләрендә тормышыбызда очрап торган төрле җитешсезлекләрне, кырын хәл-вакыйгаларны комик ситуация шартларына куеп, көлкегә төреп чагылдыра һәм укучыларда шифалы елмаю тудыра. Җаның ниндиен тели, шул жанрдагы әсәрне укый аласың, кем күңеленә чәчмә әсәр якын, кемгә шигырь – рәхим ит, барсы да бар. Күпләрнең аһ-зардан башы чыкмаган бүгендә төртмәле каләм белән үзебез, үзебезнең яшәвебез турында язылган бу әсәрләр аеруча кыйммәт, чөнки алар күңелне күтәрә, укыганда кайчак үзалдыңа, ә кайчак кычкырып та көлеп җибәрәсең. Файдасы моның белән генә бетми әле, көлдерүен дә көлдерә дә алар, әмма шул ук вакытта уйландыра, оялта да. Без бит менә шундый, туганнар, дип, үгет-нәсыйхәт укымыйча гына яхшылыкка, әйбәтлеккә өнди, әхлакый тәрбия бирә автор.
Күрше белән күрше, түрә белән аның кул астында эшләүче, хатын белән ир, туган белән туган, укытучы белән укучы, ата-ана белән бала һ.б. арасындагы була торган алдашу, намуссызлык, гаделсезлек, ошаклашу, әдәпсезлек, комсызлык, түбәнсетү, вакчыллык, табак-савыт шалтырау кебек кире күренешләрне: төрле хәлләргә тарыган кешенең эчке халәтен; кеше тудырган заманның әкәмәтләрен; авыл, мәктәп язмышын авторның очлы күзле каләме күреп ала да, туган телебезнең шигъри вә гүзәл, кыю вә шаян сүз байлыгыннан файдаланып, “элеп алып селкеп сала”. Менә шул мәсләгенә- булмышына гомере буе тугры калып иҗат итә Камил Фазлый. Бу һәр каләм иясенең дә кулыннан килми. Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе Руслан Сөләйманов китап ахырында урнаштырылган “Нурлы вә утлы иҗат “ мәкаләсендә бик тә дөрес әйткән: “Халык телендә сүз әйтергә, гамәл кылырга курыкмаган кешеләрне “ике йөрәкле” дип атыйлар. Камил Фазлый да – кыю, ике йөрәкле шагыйрь. Кыюларга тансык заманда яшибез”.
Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен әсәрдән әсәргә зәрканчедәй шомарткан, камилләштергән бай тәҗрибәле әдипнең әсәрләрен укуы күңелле, алар шулкадәр җиңел, рәхәт итеп язылган ки, һәркайсысы, кем әйтмешли, җырлап кына тора. Камил Фазлыйның беркемнекенә дә охшамаган үз язу стиле, ул хикәяләрен дә, шигырьләрен дә еш кына күңелле диалогларга кора, һәм шуңа алар бик җанлы килеп чыга, укучы үзен гүя гәп куерткан әңгәмәдәшләр арасында итеп тоя. Ә юмор остасының тел байлыгы турында әйтеп торасы да түгел: һәр әсәре саен шаян, образлы сүз, халык әйтемнәре, мәкальләр, чагыштыру, эпитетлар ... “Чәчкәдән чәчкәгә кунган”, “эшләмәгән кешедән йомырка салган тавык яхшы”, “кайда майлы- шунда җайлы”,” хәйләле эштә хәер юк”, “болытлы күк йөзе сөекле иреннән затлы бүләк алгандай ачылып китте”...
“Пошмасҗан”, “мөртәт”, “йомрыбаш”, “сөмсез” һ.б. кебек геройларының прототиплары , әлбәттә, авыл, төгәлрәк әйтсәк, үзе яшәгән Тузлыкуш авылы кешеләре. Хәер, алар күп авылларга хас кешеләр инде. Әйтергә кирәк, геройларының исемнәрен дә әсәр эчтәлегенә, холык-фигыльләренә туры китереп, галәмәт оста сайлый язучы.
Китапка кергән әсәрләрнең кайсысындыр аерып кына күрсәтәсем килми, алар барсы да авторның шушы гүзәл дә, шул ук вакытта усал да тормышны үлеп яратуыннан, дөньяны агартырга, адәм баласы күңелен яхшыртырга омтылуыннан йөрәк каләме белән язылган. Тулы бер китап итеп туплангач, тормыш, үзебез тып итеп күз алдына килеп баса да куя.
Төрле жанрларда да үзен судагы балык сыман тойган язучы Камилның үзе турында исә аның шәкерте, сатира-юмор остасы, әдип Габдулла Вафин басмага баш сүздә бик тәфсилләп, җылы итеп язган.
75 яшьлек юбилее елында шушындый да көләч, саллы китап чыгарып, Камил Фазлый үзенә дә, укучыларга да менә дигән бүләк ясаган. Китап йотлыгып укылуы белән кадерле. “Чөкердәшеп яшибез”нең шулай укылуына шигем юк. Иҗатташымың җылы шигъри сүзләр язып, әлеге китабын да беренчеләрдән миңа бүләк итүенә, яңа китабы чыгу уңае белән котлый алуыма сөендем.
Юмор остасы Камил Фазлыйга яңадан-яңа тирән эчтәлекле, тормышчан әсәрләр язу, ә укучыларга аларны эзләп табып уку бәхете тисен иде. Китапта сурәтләнгәнчә, үзебез дә дөньяларны ямьләп, чөкердәшеп яшик, милләттәшләр.
Зәйфә Салихова.