Виртуаль мәхәббәт – чын!
Хат алышу башлана... 2007 елда Дамир Абуталипов ел ярымга армиягә чакырыла. Яшьләр алдагы елның декабрь уртасында егетнең туган көнендә икенче тапкыр очрашалар һәм тагын Бәләбәй автовокзалында... Виртуаль аралашу аларны рухи туганлаштыра, ә менә очрашкач, кинәт читенсенү тоялар һәм аерылашалар...
Гөлназ Демада штукатур-буяучы булып эшли, ә Дамир Себер нефть промыселында вахтачы була. Бер елдан яшьләр кабат хат алыша башлыйлар. 2010 елның декабрендә, вахтадан кайтканда, Дамир Гөлназның Уфадагы тимер юл вокзалына килүен үтенә. Бу очрашуда аңлашалар – алар бергә булырга тиеш!
Яшь кеше сөйгәнен Ярмәкәй районының 8 Март авылына, әти-әниләренә алып китә, икенче көнне никах мәҗлесе үткәрәләр. Шулай итеп, ике вокзал – Бәләбәй автовокзалы белән Уфадагы тимер юл вокзалы Абуталиповлар мәхәббәтенең һәм булачак ишле гаиләнең туган урыны була. 2011 елның июнендә туй ясыйлар.
Дүрт ул һәм бер кыз
Шуннан бирле гаиләдә балалар тууына бәйле шатлыклы вакыйгалар күп булган. Әгәр Гөлназ күп балалы гаилә турында хыялланса (ул Бишбүләк районының Мәнәвез-Мәскәү авылында ишле гаиләдә туган), Дамир малае һәм кызы булуын тели. Беренче улы Әмир тууга ул шатланып бетә алмый.
Әмиргә тиздән 13 яшь тула. Өч елдан кыз урынына Вильдан (9 яшь), аннары Раил (7 яшь) һәм Аскар (3 яшь) туалар. Узган җәй ахырында, ниһаять, озак көтелгән кызлары Айгөл дөньяга килә, аңа хәзер 10 ай!
Балалар искиткеч тынычлар, зирәкләр, эшкә өйрәнгәннәр, малайлар көн саен әниләренә кыр чәчәкләреннән гөлләмә бүләк итәләр. Без әти-әниләре белән сөйләшкәндә берсе бер бүлдереп караса.
Әмир әнисенә дә, әтисенә дә ярдәмләшә: маллар караша, апайларына күз-колак була. Күптән түгел триммер белән чабарга өйрәнгән, һәм әтисе белән урындагы зират үләнен чапканнар.
Әйткәндәй, Гөлназ гаиләдәге алты баланың икенчесе, ә аның картәнисе тугыз бала үстергән!
Нык гаиләнең сере – “әрләшергә вакыт юк!”
Максим Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылында Абуталиповлар буага якын иске генә йорт сатып алганнар. Ул чакта аларның 250 мең акчалары булган, башка авылда яхшы гына өй алырга мөмкин, әмма балаларын уйлап, яшь ата Бәләбәй районындагы авылны сайлый: балалар бакчасы, мәктәп, авыл советы, эш бар, янда гына трасса һәм район үзәге. Аннары бу җирләр таныш та була, Дамир еш кыны агасына кунакка килгәләгән.
Икенче малайлары тугач, ана капиталы алалар һәм йорт төзи башлыйлар. Ул акчаның бер өлеше стеналарга, икенче өлеше тәрзәләргә җитә. Яшьләр бары тик үз көчләренә ышана. Хуҗа себердән кайткач “Эко Нива” җәмгыятендә дә эшли, хатыны да шунда урнашкан: машина белән сыер саву операторы (әле декрет ялында). Дамир Вил улы соңгы елларда Максим-Горький авыл советы биләмәсе хакимиятендә водитель булып эшли.
Йортны салып бетерү өчен кәҗәләр тоталар, сыер үстерәләр... Бүген биш баш эре маллары, 15 сарыклары, тавыклары (инкубатор сатып алганнар) бар, бакчада бөтен яшелчәләрне үстерәләр, аеруча кишер яраталар. Дамир “электр көтүче” сатып алган, буа ярын чүп-чардан, чүп үләннәреннән тазарткан, хәзер маллары шунда көтүлектә. Печән чабарга триммерлары бар, мотоблок та алганнар, инде мини-трактор турында хыялланалар...
Аларда эш тавык чүпләп бетмәслек. Әмма гаилә бәхетенең сере турында сорауга ир кеше: “Әрләшергә вакыт юк!”, – дип җавап бирде. Хатыны раслап, елмаеп куйды. Дамир хатынына җиңелрәк булсын өчен көтүлектә сыерларын тиз генә үзе саварга тырыша.
2023 елның октябрендә гаилә яңа йортка күченгән. Бөтен бизәкләү эшләрен Гөлназ үзе эшләгән, яратып, бик оста итеп. Өч бүлмә, иркен кухня-кунакханә тәмле исләр һәм балаларның тавышлары белән тулган. Тиздән икенче катка да тотыначаклар – хатынының хыялы! Ә әлегә иске йортны алганнар, ихатада эшләрне төгәлләргә кирәк.
– Мин гел авылда яшәргә теләдем, 1990 нчы елларда ике югары белемгә ия булган әниемнең Яр Чаллыда ихата себерүче булып эшләп, нинди кыенлыклар кичергәнен күрдем инде. Без очны-очка ялгап, көчкә яшәдек, – дип, моңсу гына искә ала Дамир. – Авылда җир дә, маллар да туйдыра, тик эшлә генә, ә без эштән курыкмыйбыз! Авылда яшәргә була...
Күңелле ял итәләр
Бу гаҗәеп яшь ата-ана белән сөйләшкәндә, ничек ял итүләрен сорау уңайсыз да булды кебек. Әмм алар мавыгуларын бик рәхәтләнеп бәян иттеләр. Гөлназ Зәригат кызы – кул эше остасы икән лә! Ул курчаклар, яктырткычлар, тасмалардан брошкалар ясый (аның эшләнмәләрен хәтта СВОга яугирләргә дә озатканнар). Аннары ул пицца, җиләк һәм кузгалак пирожкилары пешерә – малайлар ярата, еш кына пылау һәм башка ризыклар әзерли. Без килгән көнне кухня өстәлендә зур савытта пирожкилар өелеп тора иде. Иренең яраткан ризыгы – “ашау!”
Алар әле шәп балыкчылар да: ике сәгать кармак белән утыру – стрессны бетерү. Балалар белән футбол да уйныйлар – ялан бит янда гына!
Гөлназ – автоледи ! Гашыйклар көнендә ире автомәктәптә укуына түләгән. Гаиләдә ике водитель – әлбәттә, уңайлы. “Ниһаять, тещамда тынычлап сыйлана алам – өйгә комфорт белән кайтарачаклар!” – ди Дамир. Ул – шаян кеше. Кайда таныштыгыз, дигән сорауга: “Вокзалдан табып алдым!” – дип көлә. Тормышта нәрсәне үзгәртер идегез? – “өйне уң яккарак этсәм – буш участок барлыкка килә, ә мин күршеләргә якынрак яшәргә телим!”
Соңгы сүз
Яшьләргә теләкләр: Кыенлыкларндан курымаска! Гаиләләр корырга, балалар тудырырга: бер бала да, бишәү дә үсә! Авылда буш участоклар бар, килегез!
Абуталиповларның матур, эшкә батыр һәм тату гаиләсе үз бәхетләрен, үзләренә генә ышанып, бөртекләп, тамчылап җыялар.
Туганнарыннан, дәүләттән берәр зарлану сүзе чыкса иде алардан.
Гөлназ белән Дамир Абуталиповларның тын гаилә пристане М.Горький үзәк усадьбасы авылы буасы ярында, ике вокзалда очрашулар исә гүзәл яшьлекнең күңелле хатирәләре булып калган.
Ә өйләрен Капелька кушаматлы этләре саклый!..
Любов Иванова.
Елена Петрова фотосы.