Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2024, 15:00

Сәламәтлек поезды – Бәләбәй районында

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе чикләрендә Бәләбәй районы авыл биләмәләренә табиблар бригадаларының баруы оештырылган.

Сәламәтлек поезды – Бәләбәй районында
Сәламәтлек поезды – Бәләбәй районында

Яшәүчеләрне терапевт, невролог, хирург, эндокринолог, окулист, гинеколог һәм узист карыйлар. Муниципалитетта яшәүчеләр заманча медицина корылмасында тикшерү үтә алалар – флюография, маммография, ЭКГ һәм УЗИ .Табиблар диспансеризация үтәргә, тар белгечләрдә консультация алырга, анализлар бирергә һәм диагностика узарга ярдәмләшә. Поездның беренче тукталышы Аксаков авылы булды. Бик уңайлы, шәһәргә барасы юк. Якын вакытта белгечләр мондый авылларда булачаклар:

- Өсән-Ивановка ав. – 08.07-09.07.

- Максим Горький ис. заводның үзәк усадьбасы ав. –10.07-11.07.

-  Знаменк ав. – 12.07, 15.07.

- Малиновка  ав.– 16.07.

- Мәтәүбаш ав. – 17.07-18.07.

- Баженово ав. – 19.07, 22.07.

Табиблар бригадасы төшкә кадәр эшли, аннары эш урыннарына кайтып, дәвалау учреждениеләрендә кабул итәләр. Тикшеренү бушлай. Белгечләргә алдан язылырга кирәкми, кабул итү чират буенча. Үзең белән паспорт һәм ОМС полисы алып килергә.

Регина Фәизова.

Фото Бәләбәй үзәк дәваханәсе.

 

Сәламәтлек поезды – Бәләбәй районында
Сәламәтлек поезды – Бәләбәй районында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: