– Бәхетле очраклык ул безнең очрашу, – дип елмая Азамат.
Аның әйтүенчә, икесе өчен дә гомерләре буе ата-аналары һәр яклап үрнәк. Үз вакытында әти-әниләре шикелле, алар да бар яратуларын, наз һәм хәстәрлекләрен балаларына бирәләр. Динараның беренче никахтан улы Ринальга 17 яшь. Кызлары Диананы – түземсезлек белән, ә өченче уллары Аскарны зур шатлык белән көтеп алганнар. Аларга бергә яшәве күпкә кызыклы һәм күңеллегә әйләнгән.
Риналь Бәләбәй гуманитар-техник колледжында “Гидравлик машиналарны, гидроприводлар һәм гидропневмоавтоматикадан техник файдалану” белгечлеге буенча уңышлы укый. Менә шундый җи ди белгечлек! Диана бишенче сыйныфка күчкән. Алты яшьтән “Йолдызлык” студиясендә биергә өйрәнә. Аскар биш яшьтә генә булса да, техника белән кызыксына, әтисенә машина яки мотоцикл юнәтергә булыша. Гаражда әтисе бүләк иткән квадроцикл да бар. Әтисе аны йөрергә өйрәткән, һәм майда мотосезон ачылышында малай квадроциклда йөреп күрсәткән.
Ир белән хатын бүгенгә гаиләнең төп казанышы мәхәббәт һәм бер-береңне яхшы аңлау дип саныйлар. Алар һәрвакыт шулай булачагына ышаналар.
– Безне уртак шөгыльләр берләштерә. Без актив ял яратабыз, еш кына урманга, табигатькә чыгабыз, күлләрдә һәм буамларда балык т отабыз. Бергә җиләк, үләнәр һәм гөмбә җыябыз. Мондый мәлләр гомергә йөрәктә саклана, – ди Динара Рамил кызы.
– Мин иҗат кешесе, музыка яратам. Балачакта ук гитарада уйнарга өйрәндем, хәтта җырлар иҗат иттем. Өлкән классларда безнең үз “Караңгы коридор” вокаль-инс трументаль төркемебез бар иде. Концертлар белән мәктәптә чыгыш ясадык. Әйткәндәй, төпчегебез Аскар хәзер үк гитара алуыбызны сорый, минем уйнаганны кызыксынып тыңлый, – дип өсти гаилә башлыгы. – Әмма минем төп шөгылем, сигез яшьтән үк мавыкканым – мотоцикл. Әтинең “Иж-Планета-5” мотоциклы бар иде, ул мине йөрергә өйрәтте, мин гел аның белән гаражда булдым, мотоцикл төзәтергә булыша идем. Хәзер улларым ярдәм итә.
Ир-егетләрнең безнең төбәк өчен сирәк һәм кызыклы тагын бер мавыгуы бар – су асты сунары. Дусты Антон Беседин белән Башкортстанның гүзәл күлләренә – Ачылыга һәм Кандракүлгә гарпун белән балык тотарга баралар. Гидрокостюмнар, гарпуннар сатып алганнар.
– Су асты сунары – круто. Монда сунар итә белү генә түгел, йөзә дә, суга чума да, су астында озак вакыт торырга да кирәк, – ди Азамат.
Ир белән хатын үзебезне таптык дип исәплиләр. Азамат читтән торып Уфа дәүләт нефть техник университетында “Нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү” факультетында укыган. “Башнефть- Добыча” идарәсендә мастер булып эшли. Динара шулай ук читтән торып Аксен авыл хуҗалыгы техникумында укыган, бухгалтер. Балалар сәнгать мәктәбендә кадрлар буенча төп белгеч булып эшли.
Гомәровларның гаилә тормышының сере шунда, алар барлык кичерешләрен, шатлыкларын бер-берсе белән уртаклашалар, һәр гаилә әгъзасына үсәргә мөмкинлек бирәләр. Нинди генә бәхәсле хәл булмасын, килешү табарга тырышалар, шуңа күрә гаиләдә бәхет хөкем сөрә.
Рщмзилщ Камеристова