Барлык яңалыклар
Новости
9 июль , 17:00

“Балалар бик көтәләр!”

“Квадрат” балалар паркын төзекләндерү буенче төзелеш эшләре җанлы бара. Ул Бәләбәйдә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты нәтиҗәсендә эшләнә.

“Балалар бик көтәләр!”
“Балалар бик көтәләр!”

Республикада төбәк башлыгы сыйфатында эшли башлаганда Радий Хәбиров муниципалитетларны үстерү программасын тормышка ашырганда яшәү пунктларының тышкы күренешен дә уйларга һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру – мөһим бурычларның берсе, чөнки матур җәмәгать мохите яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык итә, дип билгеләде. Бу  –  төзекләндерелгән парклар, скверлар, ял зоналары, яхшы үсеш алган инфраструктура.

Кызылармеец урамында тиздән чираттагы төзекләндерелгән җәмәгатьчепек киңлеге барлыкка киләчәк, ул балалар өчен каралган.

“РефСтройПрокукт” җәмгыяте подряд оешмасы уйнау  җыелмасын инде корган, футбол һәм баскетбол уйнарга  универсаль спорт мәйданчыгын коймалаган. Тиздән монда эскәямиләр һәм  мәйданчыкны чиста тоту өчен урналар куелачак.

“Калынлыгы 4см.лы резина түшәмәне җәю өчен әзерлек эше бара. Атна ахырына хәвефсез  япманы  монтажлап бетерәчәкбез. Көннәр генә әйбәт торсын! – дип сөйләде “Диком-Урал” субподряд оешмасы вәкиле Айгиз Даутов. – Балалар бик көтәләр, аларның монда уйныйсылары килә!”

Светлана Шириня.

Елена Петрова фотолары.

“Балалар бик көтәләр!”
“Балалар бик көтәләр!”
“Балалар бик көтәләр!”
“Балалар бик көтәләр!”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: