Барлык яңалыклар
Новости
9 июль , 13:00

Ял иткәндә дә илсөярлек рухы

“Приют поселогының ярдәм үзәге” яхшы хәбәр җиткерде

Ял иткәндә дә илсөярлек рухы
Ял иткәндә дә илсөярлек рухы

“Фронт өчен маскировка челтәрләре” төркемендә катнашучылар “Бригантина” балалар клубы каршындагы ихата мәйданчыгында тәрбияләнүче балаларга СВО өчен челтәрләр үрү буенча осталык классы уздырганнар.

Яшь приютлылар безнең хәрби хезмәткәрләргә зур булмаган, әмма кирәкле ярдәм күрсәткәннәр. “Масксети” (җитәкчесе Айгөл Фәттахова) төркеме осталары белән бергә балалар бәләкәй куллары белән солдатларыбыз өчен саклану челтәренең бер өлешен әзерләгәннәр .

Балалар маскировка челтәрләренең ни өчен кирәк булуын, аны СВО зонасында  булган әтиләр, абыйларның ничек куллануларын белгәннәр, челтәрне дөрес итеп үрергә өйрәнгәннәр.

Моннан тыш балалар сугышчыларга кечкенә бүләкләр тапшырганнар.

– Чара ахырында балаларга гуманитар ярдәм җыела торган келәтне күрсәттем. Сугышчы калдырган хәрби рюкзак, каска балаларның игътибарын нык җәлеп итте, касканы киеп тә карадылар, СВОдан әйберләрне күрү аларны бик дулкынландырды. Бер малай кәнфитләрен сугышчыга тапшыруны үтенде, – дип уртаклашты Айгөл Рәшит кызы.

Чын мәгънәсендә әйдаманнар һәм педагоглар балалар өчен “Булдыра алганча ярдәм итәбез” илсөярлек көне уздырганнар.

Мила Любченко әзерләде.

Фото Приютның Ярдәм үзәгеннән.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: