Новости
10 Июля 2024, 06:00

Республикада уртача хезмәт хакы билгеле булды

2024 елның апрелендә Башкортстан оешмалары хезмәткәрләренең уртача айлык эш хакы 64 284 сум тәшкил иткән, дип белдерде республика статистиклары.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада уртача хезмәт хакы билгеле булдыРеспубликада уртача хезмәт хакы билгеле булды
Республикада уртача хезмәт хакы билгеле булды

Гомумән алганда, гыйнвар-апрельдә уртача эш хакы 62 224 сумга җиткән. Бу 2023 елның гыйнвар-апреленә караганда 19,9 процентка күбрәк.

Иң югары эш хакы файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә – 105 471 сум.

Башинформ хәбәр иткәнчә, 2024 елның беренче кварталында республикада уртача айлык хезмәт хакы 61 317 сум чамасы булган. Бу узган елның гыйнвар-март айлары белән чагышырганда 20 процентка күбрәк.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас