Барлык яңалыклар
Новости
12 июль , 15:00

ИХ, ПЕЧӘН ЧАБУЛАРЫ, КАЕРЫП АЛУЛАРЫ!..

Туганнар белән  җиләк җыярга бардык. Әйтәсе дә юк, соңгы елларда җиләк харап күп була: күпме телисең, шулкадәр җый. Элекке шикелле  җәһәннәм ерак урманнарга барасы да юк, җиләклек  кул сузымы җирдән башлана. Без сеңлем белән куе үлән арасыннан җиләк чүплибез, ә сеңлемнең ире Фәнил аклан-аклан жәйрәп яткан печәнлекләргә карап: “Их, печәне дә печәне, каерып чабарга!” – дип уфтанып куя.

ИХ, ПЕЧӘН ЧАБУЛАРЫ, КАЕРЫП АЛУЛАРЫ!..
ИХ, ПЕЧӘН ЧАБУЛАРЫ, КАЕРЫП АЛУЛАРЫ!..

Әйе,  хәзер авыл халкы малга кышка печән хәстәрләү дигәнне онытып бара. Онытмаганы, ягъни  авылда яшәп тә мал асраган азчылык аны инде техника ярдәмендә  әзерли. Ә күпчелек базар шартларының рәхим-шәфкате белән(?)  мал асраудан бөтенләй  баш тартты. Әтәч тавышлары белән  уянган авыл урамнарын тутырып  сыер, сарык көтүләренең узуын, көтүченең,  ну, малкайлар, әйдәгез, әйдә дип, яратып кына чыбыркы шартлатып алуын; кичен  тузан туздырып ул көтүләрнең кире кайтуын, тук сыерларның мөгрәвен, сарыкларның  бәэлдәшүен, кыз-кыркын, бичә-чәчәнең көлә-көлә чиләк шалтырата башлавын,  ул да булмый,  бөтен авылга  җылы сөт исе таралуын, капка төбендә  апалар, түтәйләрнең  әле теге, әле бу очтагы, күрше салалардагы соңгы хәбәрләр алышуын, бүрәнә өстендә абзыйларның житди  кыяфәт белән ил яңалыкларын уртаклашуын, каз-үрдәкләрнең  тезелеп кенә алпан-тилпән  су буеннан кайтып килүләрен, эреле-ваклы балаларның чыр-чу килеп уйнавын, авылның  күңелне яктырткан, аңа нечкә моң тутырган тагын әллә күпме бизәкләрен сагынып сөйләргә генә калып бара. Заман башка, заң башка – кибет- магазиннарда, базарларда ите, сөте, алардан эшләнгән һәртөрле ризык тулып ятканга хәзер авыл җирендә дә мал асрыйм дип чәчрәп бармыйлар. Мал булмагач, печәне дә кирәкми булып чыга. И-их, егетләр... … Ә бит печән әзерләү – авылның тормыш жыры,  печән чоры –  бер гүзәл мизгел, адәм баласының табигать, урман белән бер дулкында яшәп алуы, күңеленең пакьләнеп, сафланып калуы иде. Әйе, яшәп тә күрсәтә иде инде шул санаулы көннәрдә авыл халкы! Әле күз алдыма китереп, булдыклылыгына сокланып, тел шартлатып утырам. Ул аңардагы тырышлык, чәм дисеңме, ул дәрт, күңел күтәренкелегеме! Ул җегәрлек, ул матурлык!.. Менә болайрак хәтердә саклана  ул кабатланмас, кире кайтмас чаклар.

 Печәнгә төшәргә, ягъни үз хужалыгыңа печән чабарга рөхсәт бирелдеме, абзар тутырып мал-туар асраган авыл халкы, ягъни, мәсәлән, авыл абзые ут капкан сыман кабалана-ашыга башлый. Кабаланырсың да шул: көннәр аяз торганда печәнне чабып, киптереп, чүмәләләргә өяргә, тиз  арада машина  табып,  аны кайтарып абзар түбәсе эченә тутырып куярга кирәк. Авыр, мәшәкатьле, җилегеңне суыра торган эш  инде бу малай, аның каравы  күңеллелеге!

Шәһәргә китеп авылны сагынып яшәгән авыл баласы ничә яшьтә дә жаны белән барыбер авыл баласы булып кала. Андыйлар  озайлы ялларын нәкъ печән чорына туры китереп ала да туган авылына, туганнарына печән әзерләшергә кайта. Шатлыгының  иге-чиге юк:  бердән, бер кеше кырыкка ярылырга торганда әти-әнисенәме анда, туганнарынамы  – зур файда, аннары тугызлы чалгы белән каерыптырып печән чабулары шундый сагындырган. Икенчедән… Икенчедәнме?  Сары һәм күк мәтрүшкәләрнең,  мең төрле чәчкәләрнең, чабылган үлән белән бергә кып-кызыл булып тәгәрәшеп яткан җиләкләрнең борыннарны кытыклаган хуш исе; печәнлекне бер яктан уратып  алган, башлары зәңгәр болытларга ашкан наратларның шаулавы; икенче яктан араларыннан үтмәле булып куерып үскән куакларның серлелеге; бер чәчкәдән икенчесенә кунып уйнаган күбәләкләрнең лепердәве, бал кортларының безелдәве, чикерткәләр җыры, ара-тирә генә кычкырып куйган кәккүк тавышы; чыжлап үткән чалгы артыннан рәт-рәт булып калган яшел үлән покослары; өсләренә ятып бер аунап алуың – мең төрле хисләр, мең төрле төсләр - барсы-барсы  алгысыган җаныңда тулыша да,  үзең дә сизми кычкырып җырлап җибәрәсең:

Туган якның гүзәллеген

Мәңге күреп туймамын...

Үзеңә әйтеп аңлата да алмыйсың, әмма туган җир җылысын, туган жир кадерен ныгрык, тирәнрәк тоясың, күкрәгең тулганчы, сулышың капканчы туган җир һавасын сулыйсың.

 Ул арада булмый печәнчеләрне төшке ашка чакыралар:

 – Килеге-е-ез! Ки-и-л! Аш әзер!

Менә кайда ул ашауның иң-иң тәмлесе, иң-иң күңеллесе! Бу сиңа ресторанда, тамызмасам ярар иде, дип, чемченеп утыру түгел инде. Килүеңә – алдыңда гаҗәеп матур манзара ачыла: чак кына читтәрәк  күңелле генә янган учак өстендә  таганга эленгән чиләктә чәй кайный, салып җибәрергә мәтрүшкәсен,  карлыгандыр, җиләктер яфракларын әзерләп куйганнар; уртага жәелгән зур ашъяулык тирәли жыелган туган-тумачаларың кайсы утырган, кайсы сузылып ук яткан; мәктәптә фототүгәрәккә йөргән бер энекәшең түгәрәк табынның әле бер, әле ягына чыгып, син бүләк итеп алып кайткан “Смена”фотоаппараты белән чәрт тә чорт кәртечкәгә төшерә: бер генә вакыт, әйдә, истәлеккә калсын. Ә  “өстәлдә”, әйгенәкәем, ниләр генә юк: коштабакта пешкән йомырка, яшел суган, калын итеп киселгән ипи телемнәре, уртада  зур  савытта ярып пешерелгән бәрәңге белән симез-симез ит калжалары (печән чорына махсус сарык симерткәннәр), кәстрүле белән иртән аертылган каймак. Валлаһи-билләһи, кайсына үрелергә, кайсын ашарга да белмисең. М-м-м… Ә ак яулыгын артка чөеп  бәйләгән чибәр килен  казан асып үзе пешергән телеңне йотарлык тәмле ашны бүлә: йөзе бөрлегәндәй кызарып пешкән, күзләреннән нур бөркелә, башкалар сизмәгәндә, яратып кына  чак кына арырак куак төбендә күренеп утырган, тегермәне галәмәт шәп тарткан иренә карап-карап ала. Урманда пешкән аш телеңне йотарлык тәмле шул ул  – авыз белән тәрилкә арасында йөргән кашыкка күз иярми. Йөзләр кызарып чыккан, ир-атлар  тирләп пешкән...

 – Ашаган малда өмет бар. Шәп эшлисез, маладислар, болай булса, бүген кичкә чабып та бетерәбез, ә иртәгә кичкә чапканын җыя да башларбыз, – ди әти кеше.

Тәмле  ашаудан, өстәвенә мактауга саран хуҗа кешедән җылы сүз дә ишеткәч, тәмам күңелләре булган печәнчеләр ашыкмыйча, өрә-өрә эссе чәй эчә. И-и, уңган кызлар чәйгә салырга  җиләк тә җыеп куйган икән. Ай, бигрәк тәмле җиләкле,  үләнле урман чәйләре!..  Аннары  бар эшне ныклы  контрольдә тоткан карт, әмма әле нык бабай җайлап утырып, зур бер кинәнеч белән чалгы янарга тотына, белсәгез, чалгы чыңы – үзе бер музыка ул. Яшьрәкләр кайсы кая тәгәрәп, чак кына черем итеп ала. Шунсыз булмый, каты эссе, печәнне чабасы да чабасы әле.

Печәнчеләр тәмам арып, әмма бик канәгать булып – соң, үлән дә котырып үскән, чабымлыкны да чабып бетерделәр – кич белән генә авылга кайта. Ә кайтуларына һәр өйдә тәмле ашлар пешкән, мунчалар ягылган… Көне буе каерып печән чабып, кыл да кыймылдатыр хәле калмаган яшь егет  түшәккә ава дисезме? Юк инде, брат, юк! Эссе мунчада яңа бәйләнгән эсвежи себерке белән чабынып, тир белән бергә аруын да сыпырып төшерә дә ул, кәттәдән киенеп-ясанып, клубка элдертә. Ничек түзеп ятмак кирәк: авыл тулы кунак кызлары!.. Хәер, үзебезнекеләр дә ничауа…

Печән җыю, печән өю өмәләрен, андагы уен-көлкене, гыйшык тотуларны, егетләрнең, яшь ирләрнең кибән кою осталыгын, бәдәннәренең ялт-йолт уйнап кына торуын, урман-кырларның калын үләннән арынып иркен тын алуын, җәйнең уйчанланып, җитдиләнеп калуын  онытып та, сөйләп тә бетмәле түгел.

Ә авылга печән кайта башлавы – үзе бер бәйрәм! Урамның әле бер, әле икенче очыннан, тыкрыктан, тау ягыннан  машина-машина, фурман-фурман  печән кайтара башлыйлар,  мин сиңа әйтим, капка төбендә утырган әбекәйләр, чыгып  баскан апалар, әле үзенекен кайтарырга өлгермәгән ир-атлар: “Вәт төягәннәр,  кемгә булыр бу?” – дип, баш чайкап калалар. Ә авылга ул көннәрдә  иснәп туя алмаслык яңа, тәмле печән исе тарала. Печән эше өзелгәнче йолдызлы төннәрдән, чыклы таңнардан, хәтта егетләрнең сөйгән кызларының толымнарыннан да шушы хуш ис аңкый.

Печән чоры тәмамлана.  Малына пайтум, җитәрлек итеп печән әзерләгән авыл абзыеның да, авылның да күңеле тыныч. Ул печәнне мул итеп биргән урманга, ә тазарып, куе үләннән арынып калган урман – аңа мең-мең рәхмәтле. Ходайга шөкер, инде уракка төшәргә дә күп калмый.

Хатирәләр, хатирәләр… Эт итеп арыта, алҗыта иде шул печән әзерләүләр. Сагындыра, каһәрең…

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: