Новости
12 Июля 2024, 06:00

Сезгә бу исемнәр ошыймы?

Башкортстанда ел башыннан дөньяга килгән балаларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәре аталды.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Сезгә бу исемнәр ошыймы?Сезгә бу исемнәр ошыймы?
Сезгә бу исемнәр ошыймы?

Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырып чыгарды.

Мәсәлән, яңа туган кызларда иң сирәк очрый торган исемнәр - Янилә, Дилназа, Любава, Фрида, Оишахон. Ир-ат исемнәре арасында - Арнольд, Рихард, Ансор, Одиссей, Луис  Адриан.

Иң популяр хатын-кыз исемнәре - Әминә, София, Арина, Ева, Ясминә. Малайларда - Әмир, Марк, Тимур, Артем, Эмир.

Былтыр Башкортстанда 3,8 меңгә якын кеше исемен үзгәрткән.

фото: башинформ

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас