Барлык яңалыклар
Новости
17 июль , 13:00

Ут күршеләр шулай яши

“Урал-Батыр” милли -мәдәни  үзәге белән Татар гимназиясе биналары бер-берсенә якын урнашкан һәм монда эшләүче коллективлар күптәннән дус яшиләр, татар үзәге еш кына гимназия балалары өчен кызыклы программалар әзерли.   

Ут күршеләр шулай яши
Ут күршеләр шулай яши

Әйтик, 16 июльдә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге хезмәткәрләре Татар гимназиясе каршындагы  лагерьда тәрбияләнүче балаларны янә “Шат күңелле балалар” спорт- күңел ачу программасына чакырганнар.

Малайлар һәм кызлар төрле спорт ярышларында, конкурсларда катнашканнар.

Программа кызыклы һәм бай эчтәлекле булган. Чара азагында барсы бергә истәлеккә фотога төшкәннәр, татлы призлар алганнар.

Балалар бик канәгать калганнар.

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: