Новости
17 Июля 2024, 10:00

Вәхшилек дими ни дисең!

Бәләбәй районара тикшерү бүлеге 63 яшьлек ир кешегә “Ике кешене үтерү” маддәсе буенча гаепләү белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Вәхшилек дими ни дисең!Вәхшилек дими ни дисең!
Вәхшилек дими ни дисең!

Тикшерү версиясе буенча, 29 июньдә көндез үз өе ихатасында гаепләнүче  бер сәбәпсез туганының иренә берничә тапкыр  пычак белән кадый.  Аннары апасын эзәрлекләргә тотына. Анысы урамга йөгереп чыгарга өлгерә, ләкин явыз  аны куып җитә һәм берничә тапкыр пычак белән кадый. Ир кеше күрше йорт ихатасына яшеренмәкче була, ләкин полицейскийлар аны тоталар.

Алынган тән җәрәхәтләреннән ир белән хатын икесе дә вакыйга урынында җан бирәләр.

Гаепләнүченең җинаять кылуының сәбәбе – каза күрүчеләрнең аның әйберләрен урлауда шикләнүе.

 – Кулга алынучы белән башлангыч тикшерү эшләре үткәрелде. Хәлгә тиешле бәя бирү максатында гаепләнүчегә карата психологик- психиатрик суд экспертизасы тәгаенләнде, –дип мәгълүмат бирделәр РФ Тикшерү комитетының БР буенча тикшерү идарәсендә.

Регина Фәизова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас