– Барсы да ирем бүләк иткән, яраткан Дейзи кушаматлы этемнән башланды. Ул берничек тә башка осталардан йонын кыркырга, тырнакларын кисәргә ирек бирмәде. Шуңа күрә бу эшне үзем үзләштерергә булдым, ял вакытында Уфада билгеле грумер Елена Шухтуевада укыдым. Кайткач корылма сатып алдым һәм этемнең йонын кырка башладым, – дип сөйләде Илина.
2024 елдан кыз судта эшен калдырып, өй шартларында груминг белән шөгыльләнә.
– Дөресен әйткәндә, мин үзем дә азрак икеләндем, бу өлкәдә бер тәҗрибәм дә юк иде бит. Быел февральдә эшкуарлык эшчәнлегенә контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алу өчен Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Комиссия минем бизнес-планымны хурплады. Тиздән өстәмә җиһаз сатып алырга 164 мең сум акча алачакмын.
Илина Әсадуллинаның бизнесы башланып кына тора, бу юнәлештә ниятләре күп. Бәләбәйдә йорт хайваннарын яратучылар клубы булдыру, шәһәрдә токымлы этләр һәм песиләрнең күргәзмәләрен оештыру. Болар йорт хайваннарын тоту культурасын күтәрүгә булышлык итәчәк дип ышана грумер.
Римма Солтанова.