Барлык яңалыклар
Новости
22 июль , 13:00

Туган җир турында хәстәрлек күреп

Рассвет авыл советы авыл биләмәсенә кергән авылларның старосталары –  урындагы властьның чын таянычлары. Алар җәмәгать биләмәләре торышын күзәтәләр, аларны тәртиптә-тазалыкта тоту максатында өмәләр үткәрәләр.

Туган җир турында хәстәрлек күреп
Туган җир турында хәстәрлек күреп

Әйтик, күптән түгел авыл кешеләре Екатерина Родионова җитәкчелегендә Кирилловка һәм Моховое Болото авыллары зиратларын тәртипкә китергәннәр. Миновка зиратында да өмә узган.

– “Миранда” җәмгыяте җитәкчесе Аяз Мостафин, шулай ук Кирилловкадан Виталий Манзуркин җыелган чүп-чарны чыгарырга тракторлар бирделәр, – дип сөйләде биләмә хакимияте башлыгы Идрис Хәсәнов. – Без өмәдә катнашкан битараф булмаган яшәүчеләргә рәхмәтлебез.

Рассвет авылы старостасы Петр Мокшин активлыгы белән аерылып тора. Ул җәмәгать биләмәләрен үзе чаба. Быел яз Петр Алексеевич элекке мәктәп каршындагы участокта юкәләр утырткан. Староста авыл уртасында зур булмаган парк булдыру хыялы белән яши.

Алексеевка авылы старостасы Наталья Хисамова әлеге вакытта быел ачылган яңа мөселман зиратын коймалап алу өчен акча җыю белән мәшгуль. Ул башлап йөрүче буларак, ППМИ кысаларында Алексеевка авылында суүткәргеч  участогын ремонтлау проектын тормышка ашыруга халыктан акча җыйган.

Светловка авылы старостасы Владимир Пастухов авыл биләмәсе хакимияте белән тыгыз бәйләнештә эшли. Ул чүп-чар контейнерлары тирәсендәге  чүп үләннәрен даими  чабып тора. Дачадагыларның анда чүп-чар өеп куюларына юл куймый. Владимир Иванович кирәк булганда авыл эчендәге юлларны грейдерлау мәсьәләсен күтәрә. Кышын урамнарның вакытында тазартылуына ирешә.

Авылларда авылдашларын урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итә белгән, җәмәгать эшләрен үз иңнәрендә күтәрергә әзер кешеләрнең  булуы бик әйбәт.

Римма Солтанова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: