Төмәндә иң тәмле рекорд куйганнар. Елга яры буенда кыздырган шашлыкның нәкъ шундый озынлыкта булуы бер дә очраклы түгел. Төмән үзенең туган көнен билгелегән, шәһәргә 438 ел тулган икән. Пешекчеләр бу чарага берничә ай әзерләнгән, ә итне ике тәүлек маринадларга туры килгән.
Әмма бар да ниятләгәнчә килеп чыккан: нәтиҗә рәсми рәвештә теркәлгән һәм Русия рекордлары китабына кертелгән, ә кыздырылган ит белән төмәнлеләрне бушлай сыйлаганнар. Әйткәндәй, моңа кадәр шундый рекорд Владивостокта теркәлгән булган, ике ел элек анда шәһәр көненә 266 метрлы шашлык кыздырганнар.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы