Барлык яңалыклар
Новости
23 июль , 13:00

Кыйгы районыннан Шәйхетдиновлар гаиләсе 20 төрле чәй әзерләгән

 – Балалар чит илләргә ял итәргә барган саен күчтәнәчкә чәйләр алып кайталар, ниндиен генә тәмләп карамадым, әмма үз ягыбызда үскән үлән чәйләренә җиткәне юк, – ди Таңсылу Габдулла кызы.

Кыйгы районыннан Шәйхетдиновлар гаиләсе 20 төрле чәй әзерләгән
Кыйгы районыннан Шәйхетдиновлар гаиләсе 20 төрле чәй әзерләгән

Мәсәк авылында яшәүче Таңсылу белән Рәфил Шәйхетдиновлар ел да егерме төрле төрле үлән, яфрак, тамыр һәм чәчкә чәе әзерли.

 – Үләннәрнең организмга йогынтысын өйрәнеп, табиб белән киңәшләшеп кенә кулланабыз. Мәсәлән, кычытканнан да чәй эшләп карыйсы килә иде, әмма аның канны куертуын белгәч, бу уйдан баш тарттык, – дип искәртә зирәк хуҗабикә.

Ә менә боланут, кызыл бөрлегән һәм кишер яфракларыннан чәйләрне икенче  ысул белән эшлиләр. Аларны полиэтилен капчыкка салып, авызын бәйләп, бер тәүлек төнәтәләр дә туңдыргычка салалар. Берничә көн үткәч, иттарткыч аша үткәреп, мичтә киптерәләр.

 – Иттарткычтан үткәрелгән үлән я чәчкәне мичнең дүртпочмаклы табаларына җәеп, ике-өч кат итеп тезеп куям. Мичнең авызын чак кына ачык калдырып, эссене 90 градуска кадәр җиткерәм дә сүндерәм, суынгач, тагын кыздырып сүндерәм. Көн буена шулай өч-дүрт тапкыр кабатлыйм. Киптерелгән чакта үләнгә тимим, бутамыйм, – дип аңлатты Таңсылу Габдулла кызы.

Календула белән бәрхет гөлнең чәчкәләрен икегә яки дүрткә бүлеп, ачык һавада киптерергә һәм блендер аша вакларга киңәш иттеләр. Бөтен  төр чәйләрне тукымадан тегелгән капчыкларда саклыйлар.

“Башкортостан”

.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: